Яңгырлы 1 сентябрьне чәчәк бәйләмнәре яктыртты (+фоторепортаж)
Әле кайчан гына гимназиягә Соңгы кыңгырау бәйрәменә килгән идем. Ул чактагы матур вальс та, чыгарылыш сыйныф укучыларының күз яшьләре аша шигырь сөйләүләре дә, теләкләр теләп күккә шарлар очырганнары да әлеге кичә генә кебек күз алдында тора. Ә бүген инде әлеге этапның яңа башлангычы …
Белем көне … Кем өчендер ул беренче тапкыр кыңрау чыңлаган көн, ә кем өчендер 11нче мәртәбә чыңлап, соңгы елларын укуларын искәртүче дә. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән балаларның күңелләре балалар бакчасында калган кебек. Чөнки алар әле балачактан чыгып, бер адым атлауга дәү буласыларына бик ышанып бетмиләр.
1 сыйныф сабыйлары шигырь сөйли, аларга кызык, ә менә әти-әниләренең күзләрендә яшьләр ялтырый. Алар бәхет яшьләрен яшермиләр дә, кичә генә якты дөньяларга аваз салган сабыйлары бүген инде укучылар булып дәү үсеп җиткәннәр.
Гимназиягә белем көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтовлар килгән иде. «Бүгенге яңгырлы көнне чәчәк бәйләмнәре яктыртып җибәрде. Гимназия мәгариф тармагында әйдәп баручы белем учагы булып тора. Шундый белем йортында укыячагыгыз белән чын күңелдән горурлана аласыз, хөрмәтле балалар», диде Рамил Илдусович. Рафил Равилевич көннәрнең тиз караңгылануын искәртте, шуңа да юлларда игътибарлы булып, хәвеф-хәтәрләрдән саклансагыз иде диде. Җәй буе «Сорнай» җәмгыятендә эшләгән балаларны да зурлап үттеләр һәм киләчәктә дә алар белән кулга-кул тотынышып эшләүләренә ышанычлары зур булуларын белдерделәр.
Бүгенге бәйрәм һәркемнең күңелендә якты хатирәләре белән кереп калыр. Беренче китаплар, беренче бүләкләр, беренче парта һәм беренче сыйныф …
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев