Ярак-Чурмада комплекслы үзәк тиздән ачылачак (+фоторепортаж)
Ярак-Чурма авылында башлангыч мәктәбен, балалар бакчасын, мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен берләштергән үзәк төзелә.
Оешма җитәкчесе әйтүенчә, бу бинага каралган 21 миллион 700 меӊ сум акча бик санап кына бирелгән икән. Килә торган юллар авылда җыелган үзара салым хисабыннан булса, капка-коймалар, юлларны күтәртү чыгымнарын «Алга» күмәк хуҗалыгы үз өстенә алган. Шулай ук Балтач «МДСУ-1» оешмасы бу эшкә тартылган. Мәктәптән 5-6 метр ераклыкта газ торбасы чыгып торса да, тәэмин итү мөмкинлеге кечкенә, дип ерактан газ линиясен тартырга кирәк булачак. Әлегә газ китертү мәсьәләсе проектлары хәл ителгән, килештерүләр бара,газ котельныена инде май аенда ук Башкортстанныӊ Туймазы районынына заказ бирелгән, менә кайтыр, менә кайтыр, дип көтәләр. Бинаныӊ бүлмәләрендә җылылык системалары эшләнгән, электр уты линияләре сыналган. Бу эшкә тәҗрибәле «Гранит» ширкәте егетләре җаваплы. Уӊайлы һәм зәвыклы ишекләр куелган, инде буяу кебек эшләрне дә тәмамлыйбыз , диләр бу объект өчен җаваплы Фәнис Галимов һәм Илһам Нәбиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев