Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Заман белән бергә атлап

Карадуган авылының күрке, бизәге, мәхәббәтле бинасы ул ак каеннар арасына урнашкан тәрбия учагы – безнең балалар бакчасы

Быел бакчабызга 45 яшь тулды. Ул тыштан да, эчтән дә зәвык белән бизәлгән, матур, уңайлы. Бакчабыз җитәкчелегенең тынгысызлыгы, хезмәт-кәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бакча-бызның уңышлары бихисап. Республика күләмендә «Иң яхшы балалар бакчасы», «Үрнәк балалар бакчасы», «Билингваль балалар бакчасы» исемнәренә лаек булдык. Республикакүләм «Тәрбиячеләр бәйгесендә» дәрәҗәле урыннарга ирештек, «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашып, югары бәяләндек.

Юбилей уңаеннан бакчабызда бик үзенчәлекле чара узды. Бәйрәмнең беренче өлешендә бакчабызда тәрбияләнеп чыккан дусларны каршы алу, бакча белән таныштыру, хатирәләрне искә төшерү, тәрбиячеләр белән очрашу күңелгә аерым бер ямь өстәде. Бәйрәмнең икенче өлешенә, 45 ел дәверендә эшләп киткән хезмәткәрләр, бүгенге көндә эшләүчеләр чакырылды, аларга ихтирам күрсәтелде.

1980 елны тирә-якка нур чәчеп, балаларның шат авазларын яңгыратып, әти-әниләргә зур шатлык булып, Карадуган мебель фабрикасының зур тырышлыгы белән авылда беренче тапкыр балалар бакчасы ачыла. Бакча төзелүнең башлап йөрүчесе, көнне-төнгә ялгап, үзе дә төзелеш эшендә катнашкан Зөлфирә Камалова була. Балаларны ихлас күңелдән яратучы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, милли хисле Зөлфирә ханым балалар бакчасын 30 ел җитәкли. Югары белемле җитәкче аспирантура тәмамлый, балалар бакчасы өчен программалар, методик әсбаплар эшли һәм алар республикада кулланышка кертелә.

 

Төзелеш чорында эшләгән хезмәткәрләр бакчага эшкә кабул ителәләр. Шуларның берсе – Гөлсинә Галиева. Лаеклы елга чыкканчы, ул биредә 33 ел шәфкать туташы хезмәтен башкара.

 

1998 елда республика күләмендә беренче-ләрдән булып коллективка Мәгариф министрлыгының  югары бүләге – Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә. – Бу олы бүләк, башка зур уңышларыбыз бөтен бакча коллективыныкы, мин гомерем буе яхшы җитәкчеләр, тырыш хезмәткәрләр, ярдәмчел әти-әниләр белән эшләдем. Барысына да олы рәхмәтлемен, – дип  сөйләде бәйрәмнең олы кунагы Зөлфирә Камалова.

 

Чарага килгән район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының вәкилләре озак еллар иҗади, тырышып эшләгән хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Бәйрәмнең өченче өлеше Карадуган мәдәният йортында оештырылды. Фотографияләрдән торган күргәзмәләр күзәтелде, экран аша элек эшләнгән хезмәткәрләрнең чыгышлары тыңланылды. Чыгарылыш балалары рәхмәт сүзләре әйтеп, теләкләрен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик зәвыклы, тәрбияви, күңелле хати-рәләр калдырды дип нәтиҗә ясарга җирлек бар. Барлык чыгарылыш балаларына, килгән кунакларга, җитәкчеләргә, әти-әниләргә олы рәх-мәтебезне белдерәбез. Киләчәгебез дә якты, өметле булыр дип ышанып калабыз.

 

Әкълимә Габдрахманова,

Карадуган балалар бакчасы логопеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев