Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Зөлфинә республиканың алтын медале иясе (фото)

12 июль көнне район мәгариф идарәсендә Балтач урта мәктәбен тәмамлаган Зөлфинә Ивановага Татарстанның алтын медале тапшырылды.

Татарстанның Алтын медаленә лаек булу өчен һәрбер имтиханны 75 баллдан артыкка тапшыру һәм ел күләмендә 5легә генә уку кирәк. Тырыш, уңган Зөлфинәнең бу икенче медале, чөнки мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлый ул.

- Кулларыма медальләремне алгач бик сөендем. Чөнки тырышуларым юкка түгел иде, БДИ вакытында булган борчулар да шатлыклы мизгелләрем белән онытылды. Әлеге уңышларым өчен мин зур рәхмәтләремне әнием Гөлфия һәм әтием Иреккә җиткерәм. Алар минем өчен һәрчак зур терәк, таяныч булып торалар. Киләчәктә төзелеш буенча укып, шул өлкәдә үземне сынап карыйсым килә, - ди чибәр һәм мөлаем Зөлфинә.

Киләчәктә дә аңа бары уңышлар гына теләп, яшьлегенең һәрбер көне шатлык-куанычлар белән үрелеп барсын иде дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250