Зөлфидә Тлякова: «Балтачта тәрбиячеләр һәм укытучылар хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнән шатлык, сөенеч белән кайттым»
Күпме укытучы, тәрбиячеләрне тәбрик иттеләр, һәрберсенең йөзендә сөенечле, бәхетле елмаюлар...
Мин — бик тә бәхетле хатын, әни, дәү әни, апа, сеңел, дус, туган, күрше, Тәрбияче һәм дә китапханәче. Бәхетем иҗатта, эшемдә, шатлыкта, үзем гаҗәпләнә һәм башкаларны гаҗәпләндерә белү сәләтемдә, янәшәмдә яраткан кешем — ирем, балаларым, оныкларым, туганнарым булуда...
Кичә Балтач мәдәният үзәгендә тәрбиячеләр һәм укытучылар хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнән шатлык, сөенеч белән кайттым.
Мәктәбебез данын бик күп ярышларда җиңү яулап таныткан Фазылҗанова Луиза Икрам кызы, һәр яктан үрнәк башлангыч сыйныф укытучысы Нургалиева Илүсә Рафыйк кызының тантанада катнашуы урынлы. Аларның хезмәт нәтиҗәләре югары. Әйе, безгә күп кирәкми, эшеңне, хезмәтеңне күреп, Рәхмәт хаты биргәннәр икән, бу инде синең өчен зур дәрәҗә, синең хезмәтеңне бәяләү, сине хөрмәтләү.
Күпме укытучы, тәрбиячеләрне тәбрик иттеләр, һәрберсенең йөзендә сөенечле, бәхетле елмаюлар... Бик тә матур бәйрәм күрсәттеләр, безне хөрмәтләделәр. Районыбыз башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улының, район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улының һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Камил улы Мөхәрләмовның тәбрикләү сүзләре җанны эретте...
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары нинди матур концерт программасы әзерләп килгәннәр. Соклангыч, искиткеч биюләр, җырлар, ул милли, матур киемнәрдән күзләр камаша. Булдырганнарына сокланып карап утырдык. Менә һәр яктан булган нинди укытучылар әзерләп чыгара көллият! Мондый укытучыларга балалар белән эшләргә рәхәт булачак. Рәхмәт аларга бик зур.
Рәхмәт хезмәттәшләремә, бергә булганда гына эш нәтиҗәсен күреп була, бергә кул тотынып эшләгәндә генә рәхәт эшкә барулары.
Мин үзем балаларны нык яратам. Шуңа күрә сайлаган тәрбияче hөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Иртән эшемә, бакчама балаларым янына ашкынып барам. Эшемә килгәч тормышта, өйдә булган барлык проблемалар онытыла. Балаларым, эшем минем күңел юанычым инде алар.
Өеңдә тынычлык булса эшкә сөенеп барасың, сөенеп кайтасың. Сәламәтлек, озын гомер биреп яраткан эшемдә әле эшләргә язсын.
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев