Зөлфирә Камалова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашты
Мәгариф

Зөлфирә Камалова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашты

Искиткеч шәхесне чын күңелдән югары бүләк белән котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек, озын гомер телибез!

25 июль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәт ветераны Зөлфирә Камалова белән очрашты. Гомеренең күп өлешен мәктәпкәчә белем бирү системасына багышлап яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә керткән зур өлеше, купъеллык намуслы хезмәте өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы тарафыннан «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе тапшырылды.

Күп еллар Балтач районының Карадуван авылындагы «Ак каен» балалар бакчасын җитәксе булып эшләгән Зөлфирә Фәсхи кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Гөлбакча» хрестоматиясенең автордашы булып тора, бүген дә ул актив тормыш позициясендә кала. Балтач муниципаль районының хезмәт ветераны, районның «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубын оештыручы, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Искиткеч шәхесне, педагогны чын күңелдән югары бүләк белән котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек, озын гомер телибез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев