Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Бөрбаш апасының күңелендә рәхмәт хисе

— Егетләр белән сөйләштек, сезнең өйгә дә су кертәбез, сезне сулы итәбез...

Бу араларда гел рәхмәт, гел шөкер сүзләрен кабатлап йөрим әле.

Тирә-як авыллардагы ялгыз өлкәннәргә ничек булышуларын ишетеп, бик тә кызыгып һәм ак көнләшү белән сокланып йөрим. Ә хәзер куанычым эчемә сыймый, сезнең белән дә уртаклашасым килә. Өемә үк су керде бит! Краннан челтерәп көмеш чиста су ага! Элек суга урамдагы колонкага йөрдем, ә хәзер рәхәт, су өемдә.

Авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин килде дә:
— Егетләр белән сөйләштек, сезнең өйгә дә су кертәбез, сезне сулы итәбез, — диде. Аптырап калдым. Бер дә борчылмагыз, үзем иганәчеләр таптым, бик теләп булыштылар, сездән рөхсәт кенә кирәк, — ди.

Әй, замана техникасы диген, күз ачып йомганчы су торбалар аша өй астына килеп тә кергән, мин күпмегә сузылыр инде бу дип йөрим.

Иганәчеләрнең исемнәрен дә әйтмәделәр, савабы кими, диләр. Авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллинга, ярдәме тигән һәммә кешегә ихластан олы рәхмәтләремне җиткерәм, рәхәттә яшәсеннәр, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим — безнең кебекләргә өлеш чыгарганнары өчен муллыклары гел артып торсын.

Өйгә кергән суны бакча башы күршем Вәгыйз Гыйльмуллин тәртипләп тә куйды. Ул да рәхмәткә эшләде, савабы кыйм-мәтрәк, диде.

Чаллыдан кайткан күрше кияве дә ярдәмләште, суны көйләп, ничек кулланырга икәнен төшендерде.

Туганнарым Ринат һәм Лариса да бик ярдәмчел, алар ныклы таянычларым. Аларга да имин тормыш телим.

Менә шушындый ярдәмчел, игелекле, киң күңелле кешеләр янәшәсендә яшим мин.

Һәммәсенә дә олы рәхмәт хисләре белән Бөрбаш авылыннан Венера Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев