Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Эше дә, ашы да, тормышы да бик авыр булды

Балтач бистәсендә яшәүче Дания Нуретдин кызы Нуретдинова август аенда үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Дания апаны олуг юбилее белән котларга җитәкчеләр, балалары, туганнары, якыннары килде

– Котлыйбыз сезне матур юбилеегыз белән! Саулык-сәламәтлек белән Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне матур итеп яшәргә насыйп булсын. Районыбыз өчен күп хезмәт куйгансыз, төзелештә эшләгәнсез. Рәхмәт, хезмәттә дә, гаиләдә дә үрнәк булып яшәгәнегез өчен. Әле шушылай куанычта-шатлыкта, балалар игелеге күреп яшәргә язсын! Аллаһы Тәгалә 100 яшегездә дә очрашырга насыйп итсен, – дип изге теләкләрен ирештерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

 

– Бик зур рәхмәт килүегезгә, алып килгән бүләкләрегезгә, бүләкләрегез биреп бетмәсен, өстәлеп торсын. Эшләрегез уң булып, Аллаһы Тәгалә сезне якласын, сакласын, – дип рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен  ирештерде юбиляр. – Миннән калган буынга Аллаһы Тәгалә бәла-каза, хәвеф-хәтәр бирмәсен, гомерләре кыс-ка булмасын, тигезлектән аермасын, сугышлар бетеп, илебезгә сөенечле вакыйгалар килсен, һәркайсыгызның тормышлары мул, эшләрегез уң булсын, саулык-сәламәтлек белән куанып, бик бәхетле гомер итегез. 

 

Дания апаның да балачагы ул вакыттагы һәрбер баланыкы, үсмернеке кебек бик авыр елларга туры килә. Тумышы белән Арча районының Тылаңгыр авылы кызы ул. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. – Өлкәннәр белән киндер орлыгы йолкырга йөри идек, куллар канап бетәр иде. Урак та урдык, ашлык та чистарттык, – дип сөйли юбиляр ул вакытларны искә төшереп.

 

14 яше тулгач, Дания апаларны Лаеш урманына җибәрәләр. – Пановка дигән җирдә урман кискәндә урыс хатыны безгә кычкыра-кычкыра. Ә без бер авыз сүз дә русча белмибез. Шуннан русча белгән бер татар ир-атын алып килделәр. Сугыш беткән дигән хәбәрне җиткергән булып чыкты ул безгә. Әй сөенештек инде.

 

– Кисә башлаган агачларыгызны кисеп бетерегез дә, бүген кайтыгыз, ял итегез, – диделәр безгә. Эшләрне бетергәч, яшәгән җиргә кайттык, ә анда аш пешергәннәр, без ач бит инде. Зур ипи пешергәннәр, ул әле дә күзалдымнан китми. Аш бирделәр, ите дә бар иде, безгә ашарга зур итеп ипи кисеп бирделәр. Аны нинди ашау, өйгә алып кайтырга тыгып куйдык. Шушы шатлыклы хәбәр хөрмәтенә барыбызга да яртышар ипи һәм өчәр көн ял бирделәр. Шуннан безне өйләргә кайтырга станциягә илтеп куйдылар. Арчага кадәр поезд белән, Арчадан соң җәяү кайттык. Иртә белән өйгә кайтып җиттек. Анда да халык елый, сөенә. Авылда да ашлар пешереп куйганнар иде. Өч көн үткәч, кире китәр алдыннан, авылдагы ат караучы Фатыйх абый, сеңлем, ат карарга кеше кирәк, ат карарга килсәң, сине кабат урман кисәргә җибәрмиләр, диде. Әле миңа 15 яшь тә тулмаган иде. Киттем ат карарга. Ул урман кисүдән кыенрак булды. Су ерак, аны чиләк-көянтә белән ташыйсы. Көндез атларны – ашатырга, ә төнлә урманга алып барабыз. Анда бүреләр, алар улап җибәрәләр...

 

Ат карауда берничә ел эшләгәч, фермага күчтем. Анда үзем сыер саудым, үзем ферма мөдире идем, чөнки эшләргә бүтән кеше юк иде шул. Колхозда акча түләмәделәр, таякка эшләдек.

 

Шул елларда Каратай егете Нурулла белән гаилә кордык. Ике балабыз – Рания һәм Рөстәм туды. Аннан Омскига күченеп киттек. Анда бик рәхәт булды. Мин фермада эшләдем, тормыш иптәшем механизатор иде. Биредә төпчек балабыз  Галия дөньяга аваз салды. Авылдагы энем ел да отпускага чыккач, безгә килә иде. – Монда урыслар арасында ятмагыз, кайтыгыз, – диде дә, җыендык та, кайттык. Икебез дә СМУга эшкә урнаштык, лаеклы ялга да шуннан чыктык.

 

Мин чит җирдән кайтам дигәч, авылга

Кайт, диделәр Балтачка.

50 ел гомер иткәнмен,

Инде Балтачка кайткач та.

Балтач бик матур җирдә –

Шушма буе, зур булмаган таулары,

Аралары ерак түгел,

Тезелгән авыллары.

Балтач бәхетле булсын, дип

Олылар дога кылган,

Догалары кабул булган,

Балтач бик тыныч булган.

Ялтрасы, Кара күле,

Уртада тора Балтач,

Сокланмаган кеше юктыр,

Балтач җиренә кайткач.

Балтачтан чыгып киткәннәр,

Гомер итә сагынып.

Алар кунакка кайталар,

Очкан кош күк кагынып.

Санаулы гына йортлардан,

Шәһәрдән зур зурайды,

Әйләнгеч, чокырлы юллар,

Төзекләнде, турайды.

 

Әлеге шигырьне сөйләгәндә, Дания апаның йөзендә елмаю, районыбызга карата булган ярату, хөрмәт чагылды. Ә сөйләшүне ул түбәндәге сүзләр белән тәмамлады: «Элеккеләрне искә аласым да килми, бик авыр булды – эше дә, ашы да, тормышы да. Аллаһы Тәгалә шуның өчен матур картлык бирде. Балаларым, кияү-киленнәрем, онык һәм оныкчыкларым олы итеп, кадер-хөрмәттә яшәтәләр». Дания апага Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек биреп, матур картлыкның бүгенге кебек һәрбер көненә шөкер итеп яшәүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев