Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Габдерәкыйп Галимов үзенеӊ 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды (фото)

Гомере буе кулыннан балта төшмәгән ветеранныӊ салган биналары, йортлары көлеп тора, мөгаен, үз эшеннән тәм табып эшләү аӊа бүген яшәргә көч бирәдер.

Бүген Балтач бистәсендә гөмер кичерүче, тыл ветераны Габдерәкыйп Галимов үзенеӊ 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Балачак һәркемнеке дә сагындыра инде, ул вакыттагы хатирәләр юкка чыкмый, ди ветеран. Менә әтинеӊ, «3-4 көннән җиӊеп кайтырбыз, Герман ул бик кечкенә ил, Союз белән чагыштырганда чүп, еламагыз», дип киткәненә дә 83л узган. Ә ул вакытны яхшы хәтерлим, Кече Лызи авылыныӊ агач чиркәвенә кадәр атка утырып, солдатка киткән Балтачныӊ 8 ир-атын озата бардык», дип искә ала Габдерәкыйп ага.

Тормыш иптәше Сара апа белән 5 бала үстерәләр, инде онык-оныкчылар бар. Кызганыч, бергә 61 ел тормыш  иткән иптәше инде мәрхүмә, бер улы вафат, башка кайгылар да читләтеп узмаган бу гаиләне. Әмма шуӊа да карамастан җор теле, ачык йөзе белән Габдерәкыйп ага бүгенгесенә шөкер итеп яши.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм үзе эшләп, лаеклы ялга чыккан «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчелеген дә ачык йөз белән каршылап, матур әӊгәмә корды ул.

Гомере буе кулыннан балта төшмәгән ветеранныӊ салган биналары, йортлары көлеп тора, мөгаен, үз эшеннән тәм табып эшләү аӊа бүген яшәргә көч бирәдер.

Бүгенге көндә Габдрәкыйп абый бик кадерле әти һәм бик хөрмәтле бабай. Киләчәктә дә юбилярга хәерле имин еллар, бәрәкәтле гомерләр, куанычлы көннәр, сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев