Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улына 96 яшь тулды
Ил агасына киләчәктә дә сәламәтлек, тыныч, имин тормышлар телибез!
Бүген Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улына 96 яшь тулды.
Балтач муниципаль районы үсешенә, аның Татарстан Республикасында абруен арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исеменә лаек булган хөрмәтле өлкәнебезне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тәбрикләде һәм өлкәнебезгә Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлау открыткасын, Рәисебез Рөстәм Миңнехановның, районыбызның бүләкләрен тапшырды.
Гыйльван ага сеңлесе Халисә апа белән балалары, якыннарының кадер хөрмәтендә хәерле гомер кичерә.Ил агасына киләчәктә дә сәламәтлек, тыныч, имин тормышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев