Кеше үз кадерен үзе арттырыр
Аңа олы рәхмәттән башка берни дә әйтеп булмый
Районыбызда алтын куллы, тырыш, гаиләсенең ныклы терәге, балаларына һәм оныкларына, авылдашларына үрнәк, озын тормыш юлы узган өлкәннәребез бихисап. Кызганыч, аларның барысының да гомер юлларын газетабызда яктырта алмыйбыз. Ә менә бүгенге сүзебез Смәел авылыннан гадәти булмаган, үзенчәлекле тормыш юлын узып олы ихтирамга лаеклы шәхес Газыйм улы Мансур ага турында.
Мансур ага исеме күпчелек райондашларыбызга инде таныш. Без аның 82 яшендә Хаҗ сәфәре кылуы турында «Хезмәт» газетабызда язып чыккан идек. Шушы көннәрдә хезмәт ветераны җирле җитәкчеләр тарафыннан бирелгән лаеклы бүләкләрен кабул итеп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Мансур ага Смәел авылының Газыйм бабай белән Салавыч Сәрдегәненең уңган кызы Гатифәбану әбинең төпчекләре — бишенче бала булып, 1936 елның 27 гыйнваренда, кышның зәмһәрир суыкларында дөньяга килә. Гаиләдәге биш бала да — булдыклы, кешеләргә игелекле булып үсәләр, һәрберсе турында зур итеп язып булыр иде. Бүген Мансур абыйның 97нче яше белән баручы Разыя апасы гына исән, ул заманында озак еллар колхозның, районның орден-медальләр белән бүләкләнгән иң алдынгы сыер савучыларынан булды. Лаеклы ялда иманлы, игелекле эшләр башкарып, авыл халкының ихтирамын казанды.
Смәел — һөнәрчеләр авылы. Бу авылда яшәүчеләрнең һәрберсенең кулыннан ни дә булса килә. Бар эшкә булдыклы авылдашлары арасында Мансур ага балта остасы булу өстенә үзен бер дигән тимерче, газ-электр белән эретеп ябыштыручы итеп танытып, үз һөнәренең чын остасы булды. Тимерче булып китүе турында ул болай итеп искә ала:
— Ферма янында эшләп йөрим, алачыкка Сизнердан ферма атын дагалатырга Симён агай килде. Тирмерчеләрнең кайсы авырта, кайсы нәрсә, алачыкта кеше юк. Мине күреп алган Симён агай, синең кулыңнан эш килә, атны дагалап кына бир, ди. Карап торганым бар, тәвәккәлләп, тотындым инде. Барып чыкты, Симён ага рәхмәт әйтеп, юлына кузгалды. Бу хәл колхоз рәисе Һади абыйга да барып җитә. Әйдә, тимерче булып күч, дип мине кодалады. Мин, тәҗрибәм юк дип, башта бер дә алынасым килмәгән иде, риза булдым. Аннан армия хезмәтеннән кайткач та шул эшемә урнаштым.
Озак еллар Смәел җирлегендә урнашкан Шаумян исемендәге колхозны җитәкләгән, хәзерге вакытта ветераннар Советы, районның аксакаллар шурасы рәисе Солтан ага Фатыйхов әйткәнчә, Мансур ага утыз ел тимерче булып колхозга, авыл халкына карусыз, игелекле хезмәт итә. Башлангыч чорларда әле алачыкта Маридан кайткан агач күмердән башка ягулык юк. Ташкүмерне, электрны әйтеп тә торасы юк! Ул шундый шартларда да чын мәгънәсендә «металл духтыры» булды. Тимерне, корычны үз ихтыярыңа буйсындырып дәвалый, нәрсәләр генә төзәтми, ясамый. Үзлегеннән автоген белән дә, электр белән эретеп ябыштыру серләрен камил үзләштерә ул. Еллар дәверендә Мансур аганың безнең колхоз фермаларында башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Аңа олы рәхмәттән башка берни дә әйтеп булмый, ди җитәкче.
Соңрак утын белән җылытудан күмергә күчү чорында, авыл өйләренә металл торбалардан җылыту челтәрләрен ясауны да Мансур ага башлап җибәрә. Авылда, хәтта күрше авылларда да аның кулы тимәгән, хезмәте кермәгән, ул рәхмәт алмаган хуҗалык калдымы икән? Алай гына түгел, хуҗалык җитәкчеләре аша, аны көйләп, бригада җыйдырып, Арча, Казан шәһәрләрендә зур җитәкчеләргә өйләр, ял итү йортлары салырга да туры килә.
Мансур абыйның мактаулы гомер юлы, тормыштагы казанышлары Гөлфия апа белән ирешкән уртак уңышлары. Һәр эшкә сәләтле егет авылның затлы нәселеннән булган Гөлфия апа белән кавышып, инде алтмыш җиде ел (1959 елда өйләнешәләр) авылда үрнәк гаилә булып яшиләр. Гөлфия апа үзе дә тормышның зур авырлыкларын кичерә. Әтиләре Гайфетдин абый авылда, колхозда зур җаваплы эшләрдә эшли. 1941-1942 елларда колхоз рәисе булып тора, 1942 елда фронтка китеп, яу кырларында башын сала. Хәләл җефете Зәйнәпбану апа яшьли 3 бала белән тол кала. Аларның тормышлары авылның бик дәрәҗәле, булдыклы егете Нургали абый икенче әтиләре булып, «йортка кереп» яши башлагач кына җиңеләя. Әле тагын энекәшләре Нуриян белән Рифат дөньяга килеп, биш балалы гаиләдә үсеп, төрлесе төрле якларга таралалар. Бу гаиләдәге балаларның, Гөлфия ападан тыш инде барысы да бакыйлыкта, урыннары җәннәттә булсын. Мансур ага Гөлфия апа белән өч балага тормыш биреп, аларны тәртипле итеп тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Зиннур, Рашит уллары инде бу фани дөньядан иртә китәләр. Кызлары Әнисә Балтач бистәсендә торса да, әти-әнисе янына даими кайтып йөри. Юбилей көннәрендә Мансур абый белән Гөлфия апаның 8 оныклары, 5 оныкчыклары аларның тормышларын бизи. Уллары Рашит вафат булганнан соң, аның башкарган игелекле эшләре, Смәелнең горурлыгы булырдай өч егете — Илшат, Илназ, Инсафлары калды, дип олылар күпмедер үз күңелләрен юаталар. Илшат оныгым хәрби кеше, ул Казан танк училищесын тәмамлап, танк гаскәрләрендә Мәскәүнең үзендә хезмәт итте, полковник дәрәҗәсе алды. Гаиләсе бар, ике кыз үстерәләр. Хәзерге вакытта Украинадагы Луганск ягында махсус хәрби операциядә катнаша. 2018 елда Мәскәүдәге 9 май Җиңү парадында танкта барганын телевизордан күреп, бөтен гаиләбез, авылыбыз белән горурландык, ди Мансур ага. Улы Рашитнең яңадан ике егете Илназ белән Инсаф югары уку йортының спорт факультетын тәмамлаганнар. Илназ хоккей буенча тренер, Яр Чаллы шәһәрендә яши, укыта. Инсаф, әнисе Люция янында төп йортта калып, Смәел мәктәбендә физкультура укытты, хәзер «Балтач Арена» боз сараеның директоры итеп билгеләнде. Нөнәгәр кызы Фирүзә белән гаилә корып бер ул, бер кыз үстерәләр.
Мансур ага белән Гөлфия апа иманлы, озын тормыш юлын үткән шәхесләр. Гаилә башлыгы Смәел авылы мәчетен төзүдә дә иң актив катнашучыларның берсе булган. Сүзне яңадан Солтан ага Фатыйховка бирик әле:
— Мәчетнең иң катлаулы булган түбәләрен ябу, идән түшәмнәрне эшләү Мансур ага җитәкчелегендә башкарылды. Инде 31 ел вакыт узса да, мәчетебез әле яңа салган кебек, ниндидер борчулар килеп чыкканы юк. Бу эштә Мансур абый үзенең чын төзүче-инженер сәләтләрен күрсәтте. Чөнки Смәел осталары күп кенә төзелешләрне башкарсалар да, әле мондый катлаулы, зур төзелешләрнең бу беренчесе булды. Ул коелар казу остасы да. Аның авылдашлар 40лап кое казуын хәтерлиләр. Алар арасында 20 метрга якын тирәнлектәге дуңгыз фермасы коесы да бар. Бүгенге көндә Газыймовлар авылда иң күп умарта кортлары тотучы умартачы да, иң зур алма бакчалары да аларда. Ул инде үз гомереңдә, мин белгәне генә дә, «хан сарае» кебек дүрт йорт кына төзеде. Моңа авылдашларга төзегәннәре керми, аларның саны юк. Мәчет ачылганнан бирле инде, озак еллар «мәчет карты» булуы да күпләргә үрнәк. Мансур абыйга 2017 елда, 82нче яшь белән барганда, динебезнең бишенче фарызын үтәү — Хаҗ сәфәре кылу да насыйп булды. Ул моның белән дә күпләрне шаккаттырды. Коръән укыганда «Тәбәрәк» («Мөлек»), «Йәә-сиин» кебек озын Коръән сүрәләрен яттан укып безне таң калдыручы да ул. Мансур хаҗи, шулай итеп, башкарган эш-гамәлләре белән, динебезгә ихлас бирелгәнлеге белән безгә зур үрнәк, якты маяк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев