Кешене эшсезлек бетерә, эшләп яшәсеннәр, ди 90 яшьлек Хәдичә әби (фото)
Чапшар авылында яшәүче Хәдичә апа Камалова 90 яшен камил акыл һәм тән сихәтлеге белән каршы алды. Озак еллар авыл абыстае булып йөри ул, ә хәзер яше олыгаеп китү сәбәпле, әлеге эшне дәвамчысына тапшыра.
1947 елның февралендә Салавыч авылыннан Чапшарга килен булып төшә ул. Тормыш иптәше Мортаза абый белән тигез, матур тормышларында 8 бала табып, аның бишесен генә багу бәхетенә ирешәләр. Калган өч малайлары төрле яшьләрдә гүр иясе булалар. Тормышның әлеге сикәлтәле вакытларын зур сабырлыгы белән җиңеп чыгып, киләчәктә якыннарын саклавын үтенә ул Аллаһы Тәгаләдән. Мортаза абый белән 45 ел гомер итәләр алар, аны караңгы җир куенына салганнан соң әниләренә терәк-таяныч булып олы улы Нурулла һәм килене Гөлсимә кала. Гөлсимә апаны килен дип әйтергә тел дә әйләнми хәтта, чөнки бергә 47 ел яшиләр икән инде. Килен кайнана туфрагыннан ярала диләр, бу очракта да шулай. Сабыр, уңган, әнкәйләрен олуг хөрмәткә төреп яшәтүче Гөлсимә апа төп йортка килүче башка туганнарга да караңгы чырай күрсәтми, һәрчак матур итеп исәнләшеп, кунак итә белә.
90 яшьлек юбиляр әбиебезнең 24 оныгы, 33 оныкчыгы бар. Шуңа да ул үзен бик бәхетле кеше итеп саный. Балалары Нурулла, Рузалия, Тәүфыйкъ, Фоат, Гөлзада һәм кияү-киленнәре әниләренә алдагы тормышын сәламәтлектә, бәрәкәтле тормышта, хөрмәт-куанычларга төренеп үтүен телиләр.
- 90 яшьлек юбилеемны бик бәхетле килеш каршы алам. Бик рәхәттә яшим. Юкса бот төбеннән аягым сынгач, әҗәлем шушы икән дип уйлаган идем. Үткәннәр генә онытылмый, күңелдә тирән буразна булып ята. Ярый әле ул чактагы газаплар өчен хәзер рәхәтен күрәбез. Ә бит әниләр аны да күрми гүр иясе булды. Шуңа да бүгенге буын балалары тазалык-тынычлыкта яшәсеннәр. Кешене эшсезлек бетерә, эшләп яшәсеннәр, - ди Хәдичә апа.
Юбилярыбызны котлап, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин килгән иде. Ихлас теләкләрен ирештереп, бүләкләрен тапшырганнан соң, Россия Президентының Котлау хатын да зурлап юбилярның кулына бирделәр алар.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев