Бүген Дорга авылында яшәүче мәгариф ветераны Клавдия Яковлевнага 90 яшь тулды.
Гомер юлын балаларга белем бирүгә багышлаган, мәдәни-агарту эшләрдә актив катнашкан Клава ханымга тормыш сукмакларын үткәндә авырлыкларны күп күрергә туры килә.
Өч нарасыен югалту ачысы - гомер буе ананың йөрәгеннән китми торган сагыш... Бүгенге тормышы матур Клава апаның, балалары, оныклары - йөрәк җимешләре аны кадер-хөрмәттә яшәтә.
Клава апаны хөрмәтләп килүчеләр күп булды, һәркем тантаналы туган көн мизгелләреннән канәгать калды. Чын укытучы сез, Клава апа! Сезнең алда баш иярлек! Исән-сау яшәгез, авырмагыз! Бәхетле булыгыз, картлыкта да бәхет бик кирәк.
Нет комментариев