Мөхтәрәм мөгаллимә Мөнҗия Гариповага 95 яшь тулды
Юбиляр әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Бабасы Мөхәммәтшәриф – 37, әтисе Гариф 47 ел авылда имам булып тора
Норма җирлегендә гомер кичерүче Мөнҗия Гариф кызы Гарипова бүген үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Мөнҗия апа озак еллар укытучы булып эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган олы хөрмәткә лаеклы шәхес ул.
Юбиляр әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, акчасы булганнары барысы да хаҗга бара. Бабасы Мөхәммәтшәриф – 37, әтисе Гариф 47 ел авылда имам булып тора.
– Нормада башлангыч мәктәп кенә иде, бишенчегә без Балтачка йөрдек. Асфальт ул вакытта юк, юллар таш белән түшәлгән иде, күтәртмәле чабаталарыбызны кия идек тә, чыгып китә идек. Аннан пединститутка физика-математика факультетына укырга кердем. 1955 елда тәмамлап, Балтач урта мәктәбенә эшкә кайттым һәм 1994 елга кадәр биредә математика фәнен укыттым, бер елны да калдырмыйча сыйныф җитәкләдем – авыр эш, аны үз башыннан кичкән кеше генә аңлар. Буранмы, яңгырмы, беркайчан да хәтта тәрбия сәгатенә дә соңга калганым булмады, мине күршеләр сәгатькә саный иде, гел төгәл йөрдем, бәлки шуңа күрә укучыларым бик хөрмәт итәдер, – дип уртаклаша Мөнҗия апа.
Лаеклы ялга чыккач, Мөнҗия апа Норма-Балтач арасын якын итеп, бу юлы инде үзе укучы буларак, Басыйр хәзрәт Бикбаев янына дини белем алырга, хәрефләр өйрәнергә йөри башлый. Беренчеләрдән булып дини мәдрәсә тәмамлый һәм инде нибары ике ел гына укыганнан соң, Басыйр хәзрәт сүзе белән Нормада егерме елга якын бер тиенсезгә теләгән һәркемгә үзе белгәннәрне өйрәтә. «Норма һөнәр көллиятендә маталар җәелгән зал бар иде. Без шул салкын залда маталар өстендә 1999 елга кадәр утызлап кеше намазга өйрәндек. 1999 елның 9 мартында бездә дә мәчет ачылды, һәм мин инде яңадан теләк белдергән һәркайсын хәрефләргә, сүрәләргә өйрәтә башладым. Менә шуннан озак еллар үзебезнең мәчеттән өзелгәнем булмады, шәкертләрем бик күп иде, аларны рәхәтләнеп укыттым», дип мөгаллимлек иткән елларын сагынып сөйләде Мөнҗия Гарипова.
Мөнҗия апаны матур бәйрәме белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, имин еллар, күңел тынычлыгы телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев