Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Наталья Павлова район башлыгын 105 яшьлек юбилеена да чакырды (фото)

Бүген Урта Көшкәт авылында яшәүче Наталья Григоревна Павловага 90 яшь тулды.

Наталья Григорьевна олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән һәркемне "105 яшьлегемә дә шушы составта килерсез", дип каршы алды. Зарлануны белмәс, бүгенге тормышыннан канәгать булган ветеран яшьлегендә бик күпне күргән. Урманын да кискән, Арча, Шәмәрдән станциясенә җәяү орлыкка да йөргән.

- Барлык авырлыкны да күрдек инде. Алай булса да үземнең шушы яшькә җиткәнемә бик аптырыйм, - ди юбиляр.

Тормыш иптәше Александр да бик иртә фаҗигале төстә вафат була. Бүген биш баласы, онык-оныкчыклары хөрмәтендә Урта Көшкәт авылының дүрт йортлы гына Хуторная дип исемләнгән урамында булганына шөкер итеп яшәп ята ул. Торган җирләрем оҗмах, ди юбиляр. Чыннан да, чут-чут килеп кошлар сайрый, тирә-якта шаулап агачлар үсә, урам кырларында үсүче бәбкә үләнне ничек итеп оҗмахка тиңләмисең, ди. Әле бит 90 яшьлек юбилейны да һәркем шулай сау-сәламәт, камил акыл белән каршы ала алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250