Шофер дигән даны бар
Мәрхәмәтлелек

Шофер дигән даны бар

Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр арабызда бик күп. Бабам Рәхимҗан Галимов та шундыйлардан

Заманында исеме районныж мактау тактасында урын алган хезмәт ветераны Рәхимҗан Галим улы Галимовка күптән түгел 90 яшь тулды. Олы яшьтә булуына да карамастан, йорт эчендә барлык эшләрне эшләп, якыннарын даими кайгыртып, күп очракта оптимист булуы белән без балаларын, оныкларын да сокландыра әле ул.

Галим белән Сабира гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган балага әти-әнисе Рәхимҗан дип исем куша. Малай Куныр башлангыч, Шода җидееллык мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән әтисе белән үгез җигеп, җир сөрә, тырмалый. Соңрак аны атлы эшкә күчерәләр.

Гомеренең 31 елын шофер хезмәтенә багышлый ул

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән чакта балачактан килгән хыялын тормышка ашыра – шофер һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач, Тукай исемен йөрткән колхоз рәисе Разыя Нәбиева  егеткә “ГАЗ-69А” маркалы җиңел машинага утырырга тәкъдим итә. Рәхимҗан ике ел колхоз рәисен йөрткәннән соң, “ГАЗ-51” машинасына күчерелә, аның белән 15 ел дәвамында дөнья гизә. Соңрак ул чактагы колхоз рәисе Хәмит Гәрәев “Иске машинада эшләп игелекле хезмәт иттең, инде яңа машинада эшлә”, дип “ГАЗ-53” машинасы тапшыра. Аннан соң “ГАЗ-53” маркалы үзбушаткыч машинада эшләп лаеклы ялга чыга.

Бабам гомеренең 31 елын шофер хезмәтенә багышлый. Ул чорның чакырлы-чокырлы юлларыннан үткән юлларның гомуми озынлыгын исәпләп бетерү мөмкин түгел. Әмма шунысы тәгаен билгеле – аның машинасы һәрвакыт төзек, һәрвакыт теләсә нинди нарядны үтәргә әзер була.

Олы яшьтә булса да, тик торуны белми юбиляр

Аның намуслы хезмәте дәүләт тарафынна югары бәяләнде. Ул “Почет билгесе” ордены һәм төрле дәрәҗәдәге биш медаль иясе кавалеры була. СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә  катнаша. Татарстан АССР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы комитетының Кубогын яулауга ирешә. Районның алдынгы шоферы буларак, Мактау тактасына һәм Почет китабына кертелә. Дистәләгән мактау грамоталары, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр алган кеше ул бабам.

Галимов Рәхимҗан Галим улы

Әбием Фәния белән алар ил-көннәргә игелекле кызлар-уллар үстереп, бүгенге көндә балалары, 10 оныклары, 7 оныкчыклары өчен үрнәк булып яшиләр.

Олы яшьтә булса да, тик торуны белми бабам, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. Тәмле итеп кайнатмалар ясый. Балалар, оныклар, оныкчыклар тормышын кайгыртып, аларга төпле киңәшләрен биреп, яшәп яткан мәле. Киләчәктә дә безнең ныклы терәгебез булып, сәламәтлектә, тыныч тормышта әбиебез белән тигезлектә яшәргә язсын сиңа, бабам!

 


Рәхимҗан Галимов

Нет комментариев