Яңа йортта яңа куанычлар белән (+фоторепортаж)
Бүген бәйрәм көнендә Кариле авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 92 яшьлек Әминә Сәләхетдин кызы Нигъмәтҗановага салынган яңа йортны тапшыру тантанасы булды.
Әминә апа Нигъмәтҗанова: "Әлеге күркәм йортны җиткезеп биргән "Водстрой" оешмасына, җитәкчеләргә бик рәхмәтлемен. Картаймыш көнемдә мондый яңа йортларга чыгуыма мин бик сөенәм. Пенсиямне китереп бирәләр, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим. Дөньялар тыныч, илләребез имин булсын! Бүгенге көндә 4 балам, 7 онык, 15 оныкчык һәм бер оныкчыкның баласы бар, алар "Әбием" дип торалар. Рәхмәт аларга!" дип хис-кичерешләрен белдерде.
Әминә апа инде шактый олы яшьтә булса да, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, газеталарны күпләп алдыруын белдерде. Ул озак еллар Балтачта почтада сортировщица булып эшләгән. Мактаулы хезмәткәр булган.
Әминә апага оныгының гаиләсе белән яңа йортта яңа куанычлар белән сау-сәламәт булып, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Килгән кунаклар "Кабат әле 95 яшьлек юбилеегызда да күрешергә насыйп булсын, Әминә апа!" дип саубуллаштылар.
Чыганак: baltasi_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев