“Ак канатлы фәрештәм” - әниләргә бездән зур рәхмәт
Бүген Балтач балалар китапханәсендә гимназия укучыларының әниләре өчен бәйрәм чарасы үтте.
Әниләр бәйрәме якынлаша, шул уңайдан гимназия укучыларының әниләрен Балтач балалар китапханәсенә кунакка дәштеләр. Әнигә мәдхия җырлаган бу кичә бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керә торган итеп уйланылган иде. Чара беренче минутларыннан ук күңелләрне нечкәртте, әниләр алдында никадәр бурычлы булуыбызны тагын бер кат искәртеп, аналарның иң бөек зат булуын ассызыклады. Үзәк китапханә хезмәткәрләренең гиназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әмировна белән берлектә әзерләгән бәйрәм чарасы елатты да, уйландырда да, күпләр өчен нәтиҗәләр ясарга да ярдәм итте.
Ак канатлы фәрештәләребез, булганыгыз өчен, безгә якты дөнья бүләк иткән өчен, һәрчак без дип яшәгәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Фото, видео: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев