Алсу Фаракшина "Модный приговор" тапшыруында нишләп йөргән?
Чакырган җиргә бармыйча булмый. Бөтен кеше белә торган "Модный приговор"га чакырсыннар әле! Ләкин анда туздырган акчага менә дигән итеп киенеп була иде. Шулай да мин үкенмим.
Пародия остасы Алсу Фаракшина Мәскәүнең 1 каналындагы "Модный приговор" тапшыруына барган. Бу - образны үзгәртү турындагы тапшыру. Алсу моның турында журналистларга ачылып сөйләмәсә дә, безнең сорауларга җавап бирүдән баш тартмады.
- Алсу, синең үткен һәм чая кыз икәнеңне белә идем. Ләкин Мәскәүгә кадәр баруың гаҗәпләндерде! "Модный приговор"га ничек барып эләктең?
- "Модный приговор" тапшыруының кастингына чакырып, Инстаграмда яздылар. Мине пародистка хэштегы аша эзләп тапканнар. Лентамны карап чыккач, кызыксыну уятканмын. Янәсе хатын-кыз пародисткалар, Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә сирәк күренеш. Башта ышанмадым, "бу шаярумы?" дип яздым. Миңа язган кеше үзен тапшыруның редакторы дип, студиядән фотолар җибәрде. Озак уйлап тормадык, ирем Альберт белән юлга кузгалдык.
- Останкинода ниләр күрдегез? Танылган кешеләр очрадымы?
- Бинага кергәнче үк, танылган композитор, продюсер Виктор Дробыш белән фотога төштем. Аннан соң "Поле чудес" студиясен, анда күчтәнәч төяп килгән катнашучыларны күрдек. Останкиноны тулысынча карап чыктык.
- Кастинг ничек узды?
- Тапшыру редакторы бер бүлмәгә алып кереп, төрле сораулар бирде. Алдан китеп шуны әйтим, без Останкинода 10 сәгать тирәсе булдык. Аннан соң икенче бүлмәдә үзебез белән алып килгән киемнәрне карадылар. Альберт мине тәнкыйтьләргә, дөрес киенмәүдә гаепләргә тиеш иде. Һәм бу рольне әйбәт кенә башкарып чыкты. Безне бик ошаттылар. Ләкин Альберт эшнең нидә икәнен тиз аңлады, ул безнең мөнәсәбәтләрне, аның миңа карата әйтелгән тәнкыйтьләрне бөтен илгә чыгарырга теләмәде. Шуңа күрә киләсе әңгәмәдә махсус теләр-теләмәс кенә җавап бирде. "Нәрсәгә кирәк бу безгә?" - диде. Шуңа безгә кабат шалтыратмадылар. Шуны да әйтим әле, моңарчы бу тапшыруга Казаннан килүче булмаган.
- Алсу, син үз образыңнан канәгатьме?
- Хатын-кыз беркайчан да үз образыннан канәгать булмый. Бигрәк тә яз көне үзгәрәсе килә.
- Мәскәүгә барып кайтканыңа үкенмисеңме?
- Чакырган җиргә бармыйча булмый. Бөтен кеше белә торган "Модный приговор"га чакырсыннар әле! Ләкин анда туздырган акчага менә дигән итеп киенеп була иде. Шулай да мин үкенмим. Рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Барганда поезд белән бардык, кайтканда самолетка утырдык. Нәни кызыбыз исә әниләребез белән калып торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев