Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу һәм Азат Фазлыевлар концерты тамашачыны ниләр белән шаккатырды? (видео)

Узган атна ахырында райондашыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевларның бик матур концерты булып узды.

"Эчтәлекле, мәгънәле, тормышчан җырлары белән тамашачы йөрәген яулады алар. Үзләре дә гади, аралашучан. Җырлары да искиткеч: кайсыдыр елата, кайсыдыр уйландыра, кайсыдыр көлдерә. 

Бу гаиләнең балалары да тик тормый: Аяз оста биюче, Ильяс әтисе белән матур итеп җырлады, ә нәни Зифа сәхнәнең үзәгендә булды, биеп кенә тора, күзләр тимәсен", дип яза Алсуның авылдашы, "Әтием капкалары" җырының сүз авторы Резеда Ситдыйкова.  

Шунысын да әйтергә кирәк, концерт Фазлыевларның олы уллары Аязның туган көненә туры килде.

Озак кына тәнәфестән соң булган әлеге концерт, чыннан да,  искиткеч тамаша булды. Тамашачы хис-кичерешләре белән интернет челтәрләрендә уртаклаша, Азат белән Алсу үзләре дә тугры тамашачыларына ихластан рәхмәт белдерә.

#АлсуФазлыева

Видеолар: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт