Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсуыбыз – "ХАЛЫК ГҮЗӘЛЕ-2018"

“Яз Гүзәле” бәйгесе татар гореф-гадәтләрен, мәдәният үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән. Ел саен элеге чара Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан оештырыла.

Сайтыбызда бәйрәм алды көннәрендә "Яз гүзәле 2018" бәйгесенең “Халык гүзәле” - тамашачылар фикере буенча иң гүзәл кызны сайлау туры бара дип язган идек.

“Яз Гүзәле” бәйгесе татар гореф-гадәтләрен, мәдәният үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән. Ел саен элеге чара Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан оештырыла. Быел “Яз Гүзәле” бәйгесе унынчы тапкыр иң талантлы татар кызларын барлап узды.

Әлеге бәйгедә Балтач урта мәктәбендә белем алган Алсу Хәкимуллина да катнашты. Кызларны жюри гына түгел, халык та бәяләде. “Вконтакте” социаль челтәрендә теләгән һәркем катнашучы кызларның берсе өчен тавыш бирә алды. Шулай итеп, “Халык гүзәле” номинациясендә 2,5 мең тавыш җыеп, Алсу Хәкимуллина (КДЭУ) җиңде. Алсуыбыз шулай ук “Иң сылу кыз” номинациясендә җиңү яулады. Алсуны ихластан котлыйбыз, киләчәктә ә зур уңышлар телибез. Афәрин, Балтач кызлары, Балтач йолдызлары кайда да сынатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге