Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Анда гөлләр дә шау чәчәк ата

«Хезмәт» Мирхәйдәр Фәйзи музеенда булып кайтты.

Шода — ямьле авыл. Аның табигате генә дә ни тора! Ә алма бакчасында урнашкан мәчете, музее! Сезнең ул музейга килгәнегез, мәчетенә кергәнегез бармы?! Булмаса, килегез әле бер, ул музейдагы рәхәтлек, әйтеп бетергесез. Салкынча һава, гөлләрдән хуш ис тарала, балачак сөлгеләрен, урын-җир әйберләрен күреп елыйсы килә... Мирхәйдәр Фәйзинең Шода авылындагы музее әнә шундый гаять тә тәэсирле. Килегез дә, музейны йөреп чыккач мәчеткә дә кереп чыгыгыз, сәдакалар салып, намазлар укып алыгыз, изге гамәлләр кылар өчен мәчеттә бөтен уңайлылыклар да булдырылган, авылның активисты Фәйрүзә ханым Зәкиева мәчетнең материаль базасын кайгыртып тора, рәхмәт аңа. Бу атнаны Корбан ашы да булды әле мәчеттә.

Музей эченә үтәбез. Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары — Татарстанның Балтач районы Шода авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. Чепья «Халыклар дуслыгы» музее филиалы. Биредә күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин, 1891–1928 елларда яшәгән) тормышы һәм иҗаты белән танышасың. Адресы: Шода авылы, Х. Сабиров урамы, 30/в нче йорт.

Музей урнашкан бина. Мирхәйдәр Фәйзи еш кунакта булган өй — туганы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин (1875-1927) йорты. Утар үз эченә Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын, ул имам булып торган мәчетне һәм хуҗалык биналарын ала. Утар составына кергән барлык биналар да — ХХ гасыр башында төзелгән һәм төбәк әһәмиятенә ия архитектура һәйкәлләре. Музей ике мемориаль юнәлештән тора: беренчесе — күренекле татар драматургы турында сөйли, икенчесе — татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле — мулла йорты тасвирлана. Музей директоры, Шоданың үзендә яшәүче 
Фәрхәт Фатыйх улы Рәшитов. Ишегалдындагы мәчет тә музей-утарга карый, Шоданың икенче Җәмигъ мәчете, 1902 елда төзелгән.
Мирхәйдәр Фәйзи турында. Легендар "Галябану«ны иҗат иткән бөек драматург ул. Аның исеме безнең район белән бәйле булуы зур дәрәҗә. Яшьлеккә, мәхәббәт хисенең бөеклегенә ышанган, шул ук вакытта халык тормышын, аның рухи халәтен, җыр-моңын, уеннарын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән язучы, романтик рухлы, укымышлы кеше була ул «Галиябану» пьесасының авторы.

Мирхәйдәр Фәйзи Оренбург губернасының Орск өязе Күкшел авылында дөньяга килә. Атасы Мостафа абзый Оренбург байлары Хөсәеновларның Күкшелдәге утарында идарәче булган. Мирхәйдәр бала чагыннан ук мул тормышлы ишле гаиләдә һәм табигать кочагында тәрбияләнеп үсә. Сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902 — 1904 елларда Орск мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә кереп укый (1906 — 1907). Мирхәйдәрнең музыкант та, артист та, язучы да буласы килә. Шуңа да белемгә бик омтыла, тик данлык-лы «Хөсәения» мәдрәсәсен төгәлли алмый, язга таба саулыгы какшый, туган ягына кайтып китә. 1907 ел ахырына Мирхәйдәр Фәйзинең сәламәтлеге начарлана. Медицина тикшеренүләре узгач, аңарда тумыштан йөрәк өянәге булуы ачык-лана. Мирхәйдәр үзенә бирелгән кыска гомернең бер көнен дә заяга уздырмый. Чит ил һәм татар әдәбияты әсәрләрен укый, Тукай иҗаты белән хозурлана, сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә һәм туктаусыз язу-иҗат эшендә була. Уналты сәхнә әсәре, ике йөзләп шигырь, дистәләгән хикәя һ.б. иҗат итә ул. Болардан тыш, үз тормышының һәр көнен тәфсилләп язган көндәлекләре бар. Драматург катлаулы тарихи вакыйгалар тулы авыр чорда яши. Гражданнар сугышы, инкыйлаб, ачлык, Советлар Союзы тө-зелү... Нибары 37 елдан гыйбарәт кыска гына гомере эчендә М. Фәйзи нинди генә давыллар уртасында калмагандыр. «Асылъяр» (1920), «Ак калфак» (1922), «Адашкан күңел» (1923) әсәрләрендә йөрәгендә якты сагыш та, җылы лиризм да табыла. Үлгәчтен Мирхәйдәр Фәйзи Башкортстанның Баймак шәһәрендә җирләнә.

Шоданы яратуы. М. Фәйзи бирегә авыл һавасына кинәнер өчен кайткандыр, музейның икенче кат өлешендә бер бүлмә бар, менә шунда иҗат итәргә яраткан язучы, "Галиябану«ны да шул өстәл артына утырып, йомшак түшәкләрдә уйланып, балконга чыгып, мәчет манарасына карап, теләкләр теләп язгандыр әле. Балкон дигәннән, ул балконга чыгарга хәзер куркыныч, идәне черегән, җимерелеп төшү ихтималы зур, әгәр музейның балконын төзекләндерүгә кем дә булса иганәче булып алынса, үтә дә яхшы булыр, тарихка кереп калыр иде.

— Әлеге музейны оештыруда минем әтием Гыйльмулла Дәүләтшинның да өлеше зур, — ди авылның активисты Фәйрүзә Зәкиева. — Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше.1958-1986 елларда авыл советы рәисе булып торды. Туксанынчы елларда мулла йортын сафка бастыруда тырышып йөрүчеләрнең берсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә Мирхәйдәр Фәйзи музеен булдырган һәм ачтырткан кеше.


«Мине беләләр икән әле, иҗатыма әһәмият бирәләр икән», дип язган Мирхәйдәр Фәйзинең сүзләре белән болдырдан күтәрелешкә үк сине үзенә тартып кертүче портреты күренеп тора. Өстәл өстендәге каралама, каурыйкаләм кебек әсбапларны тотып, искереп киткән китапларын укып карыйсы килә, Галиябануның киеме дә аерым урын алган, мулла йортындагы борынгы эш кораллары, мич артындагы тормыш җәлеп итүчән. Стенага борынгы келәм эленгән, урын-җирләр чигүле, бизәкле, укалы, асылмалы җиңел бишек тә эленеп тора, борынгы сөлгеләрдән күзне дә аласы килми.

— Мәгълүм булганча, соңгы ике елда музеебызда театраль фестиваль булды, — ди музей директоры Фәрхәт Рәшитов. — Быел да булачак, тик соңарак. Июль аенда мәшһүр рәссам Фиринат Халиков кайтырга тиеш, башлаган пейзажын эшләп бетерәсе бар. Мирхәйдәр Фәйзинең, Советлар Союзы Геройлары Хафиз Сабиров һәм Хәбибулла Ибраһимовларның портретларын эшләп бирде ул безгә. Әлеге йортның хуҗасы Сәетгәрәй мулланың оныгы Диләрә Мөхәммәдьярова да кайтып, күп кенә материаллар калдырып китте.

Диләрә ханымга инде хәзер 62 яшь, Казан мәдәният институты студентларына инглиз теленнән белем биргән. Бабасы Сәетгәрәй Шода авылы зиратына күмелгән. Бик ошатып, күңелләре булып китте. Мирхәйдәр Фәйзинең Яңа Чишмә районы Шахмай авылында да музее бар, алар белән хәбәрләшеп-аралашып торабыз. Безнең музейга килүчеләр сирәк, экспонатларыгыз да аз, дип әйтүчеләр бар, әмма без мөмкин кадәр эзләнүләр алып барабыз, булганны саклыйбыз, әле менә ишегалдында матур гына бәйрәм оештырылырга тора.

Кәүсәрия Хәйруллина техник хезмәткәр буларак музейның эчке-тышкы өлешен чиста-пөхтә тота, чәчәкләр үстерә. Ишегалды бигрәк матур монда, музей эчендә гөлләр шау чәчәктә утырса, ишегалдындагы алмагачларга таң каласың.

Менә шул бер ишегалдында борынгы мәдәни мирасларыбыздан булган, милләтебезнең йөзек кашы — драматург Мирхәйдәр Фәйзинең исемен җуймый саклаган, динебезне үстергән Җәмигъ мәчете белән музей халыклар дуслыгы нигезен тәшкил итеп яши бирә.
Музей 1991 елда сафка баса, аның сафка басуында ул чактагы «Якты юл» колхозы рәисе, легендар шәхес Хәмит Гәрәевның да роле бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев