Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әниләр көне уңаеннан, Яңгулда бик матур бәйрәм кичәсе үтте (фото, видео)

Мәдәният йорты хезмәткәрләре әниләргә сюрприз әзерләделәр, чәй табыны артында бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Әниләр көне уңаеннан, Яңгулда бик матур бәйрәм кичәсе үтте.

Белгәнегезчә, Яңгулда махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләү төркеме эшли. Бүген аларның чираттагы җыелу көннәре иде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга сюрприз әзерләделәр, әниләр көне уңаеннан, чәй табыны артында бәйрәм кичәсе оештырдылар. Апалар дәртле биюләр карап, матур жырлар тыңлап, үзләре дә кушылып җырлап, тәмле үлән чәйләре әчеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.

– Авылда шундый эш алып барылуы белән бик горурланам. Алар гуманитар ярдәм пункты булдыру идеясен шатланып хупладылар. Атна саен иренмичә  җыелалар. Башта алар маскировка ятьмәләре генә үргән булсалар, хәзер блиндаж шәмнәре, чәй һәм коры ашлар әзерлиләр. Бу җаваплы һәм кирәкле эш. Алар илнең чын әниләре. Әниләр көне уңаеннан да без аларга мондый хезмәтләре өчен рәхмәт әйтмичә булдыра алмадык.

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Диләрә Габдрахманова да ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәбез, кызлары Сылу белән Зифа концерт номерлары әзерләп әниләрне куандырды. Гармунчыларыбыз Рүзилә Габдрахманова һәм Наил Нургалиевка рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, һәр чараны бизиләр, беркайчан да читтә калмыйлар, – диде Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев