Әрнү катыш өметләр
Ил язмышын ирләр хәл иткәндә, Битарафлар юктыр арада...
Хәбәр тыңлап зиһен җыймак булам
Тормыш, яшәү серен аңларга.
Көн туды исә, кырыс чынбарлыгы
Салып төяр кебек сандалга.
Үзе өчен түгел, гаделлекне даулап,
Үрсәләнгән гамьле җаннарны
Күпләр аңлый, теләктәшлек белән,
Тик үзгәртә алмый заманны.
Ил язмышын ирләр хәл иткәндә,
Битарафлар юктыр арада.
Азатлыкка көрәш барган чорда
Берекмәсен кара тамгалар.
Барыбызның йөрәк өзгәләнә,
Инде түзә күрсен аналар.
Яман хәбәрләрдән араласын
Аллаһыга ихлас догалар.
Өмет-ышанычлар көчле булса,
Кайгы-хәсрәт йөрмәс сагалап,
Җир йөзендә имин көннәр туар,
Кояш чыгар болыт аралап.
Сискәндергән шомлы чынбарлыкта
Матур эзгә басар яңадан!
Фәридә Шакирова,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев