Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Артист запойга киткән» диләр... яки йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр

Күпләр бу сүзләр белән килешкән. Ә сез килешәсезме?

«Татар эстрадасында Илсөя Бәдретдинова кебек кәттәсенә җиткереп, бөтен башыннан ахырына кадәр бер шоу кебек концерт куйган артист юк», – дип югары бәя биргән бер концерт карап кайткан тамашачы. Социаль челтәрдәге бу видеоны караганнан соң, җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева да үз фикерен белдергән.

«Сезнең видеоны карагач, күзләр яшьләнде. Безнең хезмәтне аңлаучылар да бар икән бит. Йөрәккә ук булып кадала торган сүзләр күп әйтелә җырчылар тарафына. Бик җиңел кәсеп, диләр. Дөрес, бар хезмәтнең дә авырлыгы бар. Бу очракта җырчылар нәрсәсе белән аерылып тора соң? Мин сезгә хәзер өлешчә сәхнә артын күрсәтәм. Ел әйләнәсе диярлек юлда, өйгә кайтып керү юк. Бу – физик, эмоциональ, стресслы хезмәт. Ашау, йокы режимы бөтенләй юк. Көнгә 1 ашау, анысын да тиз-тиз генә, кайнар ризык бик сирәк эләгә. Нинди генә начар хәбәр ишетеп, күзләрең тулы яшь булса да, чирләсәң дә, сәхнәгә иң бәхетле кеше кебек балкып чыгарга кирәк.

Әгәр, чирләдем дип, концертны кичектерәсең икән, «артист запойга киткән» диләр. Җырчыларны эт итеп сүгәләр, әмма авырлык килсә, җырчыга мөрәҗәгать итәләр. Монда бала чирли, йорт янган, ярдәм кирәк һ.б. Җырчы барысына ярдәм кыла да.

Язып тутыралар «ник ярдәм итмисең» дип. Вот шунда «канатлар төшә». Ник ярдәм иткәнен гел видеога төшереп, күпме акча күчергәнен күрсәтеп куярга кирәкмени соң ул? «Ярдәм ит тә оныт» дип үстерделәр безне кечкенәдән. Әле ярдәм иткәнеңне куйсаң, «мактанма» дип, әллә нинди сүзләр язып бетерәләр.

Нәрсәгә язам, зинһар өчен җырчыларны сүкмәгез. Алар үз хәләл акчаларына, кредитлар алып концертлар куя, иҗатын халыкка күрсәтеп таныла. Ышаныгыз, бу – бик зур хезмәт.

Шунысын да исәпкә алыйк әле. Шушы тырышлыклары белән йөргән артистлар Рәсәй буйлап чәчелгән татарларны берләштереп, концертлар куеп йөри. Бу – бик мөһим нәрсәләрнең берсе! Телне саклау, татар милләтен ныгыту өстендә эш алып барыла дигән сүз.

Гастроль тормышы җиңелләрдән түгел. Һәм моны зарлану дип кабул итмәгез.Хәзер кайберәүләр язарсыз «авыр булгач ник йөрисез» дип. Без үз эшебезне бик яратабыз. Тамашачы алкышлары, матур сүзләре безгә алга таба иҗат итәргә көч, дәрт бирә.

Зур хөрмәт белән концерт директоры Гүзәл Аликовна», – дип язган ул.

Күпләр бу сүзләр белән килешкән. Ә сез килешәсезме?


Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев