Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ат кылында гына гөслә моңы (фото)

Инде узган ел ук башлаган «Милли моңнар» проектына быел яңача сулыш өрәбез һәм үткән ел кузгаткан гөслә милли уен коралы темасын янәдән күтәреп, Субаш гөсләчеләрен барлыйбыз.

Чын гөсләләр сакланганмы? Гөсләчеләребез калганмы?

Керәшен татарларының гөслә дигән милли уен коралы (хәер, элгәре язмамны әзерләгәндә гөсләнең һәр милләттә дә булуын белдек, тик ул һәрберсендә төрлечә, рәвеше дә, моңы да) Субаш, Дорга, Биктәш авылларында борынгыдан ук сакланган. Кызганыч, гөслә алиһәләре берәм-берәм безне ташлап, якты дөньяларны калдырып китә бара. Соңгы елларда Биктәштән Зоя апа борынгы гөслә моңы ишеттерә иде, аның да инде бакыйлыкка күчүенә бер еллап чамасы бардыр, Субаштан Елизавета апа калды әле диярсез, аның дә сәламәтлеге гөслә тотарлык дәрәҗәдә түгел икән инде.

– Субаш гөсләчеләре – алар билгеле бер чорда районның гына түгел, республиканың да йөзек кашлары иде, – ди район мәдәният бүлегенең элгәре җитәкчесе Радик Михайлов. – 1980 елларда мәдәният хезмәткәрләренә халык авыз иҗаты, ягъни фольклорлар җыярга кушылды. Кемнәрдер тарихи документлар артыннан архивларда, музейларда эзләнгәндә, Субаш гөсләчеләре тарихи әзер байлык иде. Алар Балтачның бәхетенә әверелде. Борынгы уен коралын саклап, кадерләп, бүгенге көннәргә җиткергән гөсләчеләр, чыннан да, Субашта, Доргада, Биктәштә яшәде. Ул елларда Субаш гөсләчеләре белән районда ансамбль оешты, идеяне ул чактагы Субаш авыл советы башлыгы Фәрит Фәйзрахманов күтәреп алды. Үзе дә, әнисе дә, гомумән гаиләсе белән искиткеч соклангыч музыкаль гаилә иде алар. (Кызганыч, Фәрит абыйның үзе белән сөйләшеп алып булмады, аяклары какшау сәбәпле Казанга хастаханәгә салган көнгә туры килде, Фәрит агага исән-сау сәламәтләнеп кайтырга язсын. З.Ш). Ә инде ансамбльне оештыручы – үзе дә Алабуга мәдәни агарту училищесында шушы гөслә белгечлеге буенча белем алган Илья Васильев булды, ансамбльгә җан өргән, гөсләчеләрне уяткан кеше ул, мәрхүм инде, искә алуыбыз рухын шат кылсын. Ничәмә-ничә тапкыр телевидениегә дәштеләр, Казан шәһәрендә узган үзешчән хисап җыелышларына да чакыралар иде. Галимнәр, иҗат әһелләре Балтач горурлыгы булган Субаш гөсләчеләрен көчле алкышларга күмде. Нишләсәк тә, ничек итсәк, ансамбльнең һәр кешесен, олысын-кечесен барлап-туплап, берсен дә калдырмый, һәр чарага да йөртә алдык. Аларның гөсләләрендә борынгы халык моңы, хәзер кайбер гөсләләрдән гитара моңнары да ишетелеп киткәли, тик ат кылынган ясалган борынгы гөсләдә генә милли моңнар саклана.

Үз җирлегенең бихисап күп һәвәскәрләрен таныткан Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре гөсләгә багышлап аерым стенд эшләп куйганнар. Мәдәният йорты директоры Хәлил Фәезов үзе үк тә гөсләгә мөкиббән киткән кеше, әлеге уен коралын үз куллары белән ясап та караган әле ул, һәммәсе биш гөслә ясаган.

– 2013 еллардагы эшчәнлек чорыбызда безнең Субаш җирлегендә борынгы уен коралларын барлау-табу-саклау-гамәлгә кертү һәм киләсе көннәргә җиткерү буенча республика семинары узды, – ди Хәлил әфәнде. – Дәрәҗәле шәхесләр, галимнәр килде. Менә шул чакта мин дә гөсләләр ясадым. Бар иде ул бездә гөсләләр, җирлек башлыгы Фәрит Фәйзрахманов Ананий абый исән чакта аңардан күпләп ясаткан иде. Авыллар сорап тордылар да, кире кайтармадылар, юкка чыгардылар.

Үзе ул уен коралларына сакчыл карашта. Эш бүлмәсендә төрле уен коралларын тезеп куйган, данлыклы гөсләчеләр Субаштан Елизавета Иванованың, Биктәштән Зоя апаның гөсләдә уйнаган аудиоязмаларын сак-лап яши. Бер сүз белән әйткәндә, Хәлил абый да гөсләне яшәтүгә үзеннән зур көч куя, бүгенге көндә ул җитәкләгән «Туганайлар» халык ансамбле Питрау бәйрәмнәренең нурлы бизәге. Бәйгеләрдә дә катнашалар, урыннар да алалар.

Ананий оста

Семенов Ананий Семенович 1914 елның июнь аенда Югары Субаш авылында дөньяга килә. Аның әтисе – Дмитрий абыйның малае Семен була. Гаилә ярлы, тормышны алып бару җиңел түгел. Ананий Субаш авылында белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ананий абыйны сугышка алалар. Бу вакытта аңа 27 яшь була. Сугышның иң кайнар нокталарында сугыша.

1942 елда, бомбага тотылу сәбәпле, балчык өеме астында кала. Аны аз гына күренеп торган кулыннан табалар. Ул контузия алган була. Дөм чукрак калу аны сугыш кырыннан авылына кайтара. Кайткач, Ананий абый тик тормый, колхозның төрле эшләренә йөри. Кузьмина Марфа Исаевнага өйләнә. Кызлары Флера дөньяга килә. Ни сәбәпледер, тормыш барып чыкмый, алар аерылалар. Аннан Григорьева Анастасиягә өйләнә. Һәм гомеренең соңгы чорына кадәр бергә яшиләр. Тормышны алып бару өчен күп төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Ул колхозга көрәкләр ясый, кешеләргә ипи пешерү өчен дә көрәк кебек җайланмалар ясап бирә. Беренче чиратта ул мич чыгаручы була. Мич өчен кирпечне үзе суга, ул чыгарган мичләр чыгымлы булмый, яхшы җылыта. Уфалла арбалары ясый. Ике тәгәрмәчле арба хуҗалыкның бөтен эшенә дә яраган. Өй тәрәзәләренә кәчәкләр, рамалар кую, тәрәзә кырыйлары эшләү дә – аның бер һөнәре. Агач савытлар, кашыклар да ясый, кешеләргә капкалар да төзи. Тик шулай да, җитмеш төрле һөнәргә ия ил агасының төп һөнәре – гөсләләр ясау булган. Беренче гөсләсен ул 1969 елда ясый. Авылда колхозлар төзелүгә 40 ел тулу уңаеннан зур концерт хәзерләнә. Гөсләчеләр күп, тик гөсләләр генә аз заман. Колхозның парторгы Иван Николаев заказ биреп гөсләләр эшләтә. Шуннан китә инде гөсләләр ясау. Башка авыллардан да сорап киләләр. Гөсләләр ак чыршыдан эшләнә. Соңрак гөсләләрне авыл советына дип совет рәисе Фәрит Бари улы Фәйзрахманов эшләтә. Ул Ананий абыйга барлыгы 15 гөсләтә ясата.

Дөм чукрак килеш Ананий абый гөсләләр көйли (бу урында күзләргә яшь килә, үз эшеңне җаның-тәнең белән тоеп эшләүгә тиң бит бу! Нинди райондашларыбыз булган заманында! З.Ш.). Аның гөсләләре үзгә яңгыраешлы. 1986 елның февралендә Ананий Семенов 72 яшендә мәрхүм була.

Гөслә

Гөслә – иң борынгы музыкаль инструментларның берсе. Ул Идел буе һәм Балтыйк халык-ларында киң таралган. Кулъязмаларда гөслә турында 5нче гасырда ук әйтелә. Шулай ук 3 гасырда язылган Казан тарихында Идел буе халыкларында гөслә турында телгә алына. Идел буенда шлем формасында гөсләләр кулланыла.Ул бик йомшак һәм матур яңгыраган. Төзелеше ягыннан катлаулы түгел. Тартма резонатор һәм аның өстеннән кыллар тартылган. Кылларның озынлыгы төрлечә һәм ул тартылыш буенча көйләнә. Идел буе халыкларында гөсләләр төрле халыкларда бер-берсеннән берникадәр аерылалар. Мәсәлән, татарларда резонатор тишекләре түгәрәк формасында һәм так санда, ә удмуртларда ул крест формасында эшләнгән. Шулай ук алар кыл саны һәм яңгыраешы белән дә аерыла, татарларда элек тә, хәзер дә пентатоникага көйләнә, бу татар музыкасының ладын чагылдыра.

Субаш якларында гөслә каян барлыкка килгән соң? Авылда гөслә ясаучы оста булган. Ул да булса Ананий абый нәселе, аның әтисе – Дмитриев Семен. Үзе дә оста уйнаган. Гөсләләрне ул юкә һәм нарат агачыннан эшләгән. Әйткәнебезчә, ата-бабасының эшен улы дәвам иткән.

Соңгы елларда авылда иң оста уйнаучылар – Анфиса Федорова белән Елизавета Иванова булган. Борынгы көйләрне уйнарга яратканнар. Яшь чактан ук гөсләдә уйнаганнар. Үзләренең һөнәрләрен яшереп йөрмәгәннәр, төрле-төрле смотр концертларында катнашканнар, мәктәптә, балалар бәйрәмнәрендә, мәҗлесләрдә уйнаганнар.

Әйтик, «Авыл көе», «Кодагыйлар», «Арча көйләре» уйнаганда аларга тиңнәр булмаган. Гөслә моңнарын халкыбыз бик ярата, ул моңнар элекке традицияләрне, сәнгатьне, гореф-гадәтләрне кайтарырга ярдәм итә.

Югары Субаш авылының гөсләчеләр исемлеге

Егорова Пелагия Трофимовна (1895-1982);

Андреева Мария Сергеевна (1909-1969);

Иванова Анна Федоровна (1910-1980);

Евдокимова Анастасия Михайловна (1912-1959);

Васильева Анастасия Сергеевна ( 1914-1974);

Васильева Анастасия Васильевна ( 1919-1991);

Васильева Антонида Васильевна (1929 -1995);

Иванова Анисия Степановна (1931-2002);

Николаева Мария Антоновна (1934-1996);

Федорова Анфиса Николаевна (1927-2016);

Иванова Елизавета Васильева 1939 елда туган.

Әлеге исемлекне төзүчесе Иван Николаев шулай ук гөсләгә мөкиббән киткән кеше, Субашта гомер итә, хәерле озын гомерләр, ныклы сәламәтлек телик аңа.

Субаш авылында гөслә чиртүчеләр бар, шул ук мәдәният йорты мөдире Хәлил әфәнде дә уйный гөсләдә, сәнгать әһеле Геннадий Дмитриев та кыллар чиртә, «Хезмәт» сайтына аның уйнавын да куйдык әле. Хәлил әфәнде авылның олпат осталарының аудиоязмаларын да сайтыбызга бирергә риза булды, аның да изге гамәлен сезгә җиткерә алырбыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Авылда гөслә уйнарга теләк белдерүчеләр юк түгел, бу юнәлештә эш бара, тик менә балаларны гына өйрәтеп бетерәләр, алар мәктәпне бетерүгә гөслә моңнарын үзләре белән алалар да, калага очалар.

Субаш гөсләчеләренең данын яңартып, гөслә моңнарын киләчәккә җиткерә алсак иде.

RS: Мәгълүматлар Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче ярдәме белән тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субаш гөслә