Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Аулак өй - баттл» дип исемләнгән бәйге үтте ( +фото)

Чара бик җанлы булды

"УКЫТУЧЫ ҺӘМ ОСТАЗ", "МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЛӘР ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР" ЕЛЫ КЫСАЛАРЫНДА ОР АВЫЛ КЛУБЫНДА "АУЛАК ӨЙ-БАТТЛ"ДИП ИСЕМЛӘНГӘН БӘЙГЕ  ҮТТЕ.
БӘЙГЕДӘ СМӘЕЛ, ШЕНШЕНӘР, ОР МӘКТӘБЕ, ОР ҺӘМ СМӘЕЛ АВЫЛЫ ҮЗЕШЧӘННӘРЕ , БИЮЧЕ КЫЗЛАР КОМАНДАЛАРЫ КАТНАШТЫ. ЧАРА БИК ҖАНЛЫ БУЛДЫ. КОМАНДАЛАР ТӨРЛЕ БӘЙГЕЛӘРДӘ ҮЗЛӘРЕНЕН БЕЛЕМНӘРЕН СЫНАДЫЛАР.
Бик матур, купшы бәйрәм чарасы булды бу.Ул аллы-гөлле киемнәр дисенме, командаларнын чыгышы дисенме, концерт номерлары дисенме.
Хэрби хезмәттәге егетләр авылдаш хатын-кызларны котлап видео һәм аудиокотлауларга кадәр җибәргәннәр иде.Хәтта бер егетебез хәрби операциядән дә аудиокотлау.җибәргән иде. Тамаша башланганчы чарага килүчеләр, катнашучылар фойеда мич коймагы, камыр ризыкларыннан һәм мәтрүшкәле чәйдән авыз иттеләр.Фойега авылыбызнын унганнарынын кул эшлэреннэн күргәзмә ясалды.
Кыскасы һәркемнен исендә калырлык истәлекле чара булды бу. Бу чарада катнашкан һәркемгә, алып баручы Финзия Зиннур кызына үземнең рәхмәтемнебелдерәм, дип яза мәдәният йорты җитәкчесе Райшания Гайнуллина. Башлап йөрүче кеше булганда катнашучы таыҗла шул. Раушаниянең үзенә бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гореф-гадәт "Аулак өй"