Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«АУЛАК ӨЙ – БАТТЛ»да да сынатмадык

Бәйгедә барлыгы 28 мәдәният учаклары коллективлары көч сынашты. Район мәдәният йортында узган финал өлешенә югары нәтиҗәләргә ирешкән биш команда сайлап алынды. Алар интеллектуаль һәм музыкаль яктан сыналдылар.

«Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен чагылдырган «Аулак өй» бәйгесе китап укуны, татар әдәбиятын белүне төп максат итеп куя», ди оештыручылар. Ә инде оештыруга килгәндә, монда җилләр Казан ягыннан исә – халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан әдәби көрәш форматында үткән «Аулак өй – баттл» республикакүләм проектының идея авторы, җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова. Мөхтәрәм шәхес белән бергә шагыйрә, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты, мөгаллимә Галия Гайнетдин, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, 6 китап авторы, АО «Теплоконтроль»да баш метролог, Россия Метрология академиясе педагогы Томас Нигамәтҗанов, «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөдире, Казан федераль университеты мөгаллимәсе Рәсимә Галиева да килгән иде.

Ямьле сәхнәне милли киемнәрдән тагын да ямьгә күмеп утыручылар – Кенәбаш, Бөрбаш, Сәрдек, Субаш, Көшкәтбаш авылы егетләре-кызлары сынашуын райондашыбыз, бик күп җырлар авторы – Ренат Галиәскаров, Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры, шулай ук күп кенә җирле яңалыклар авторы – Раил Садыйков, Балтач мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, эчтәлеге, мәгънәлелеге ягыннан аерылып торучы сценарийлар авторы – Наилә Атабаева күзәтте һәм нәтиҗәләр чыгарды. Командаларның барысы да әзерлек белән килгәннәр иде. Аларга кунаклар да биремнәр бирде. Тәңкә салыш уены, татар халык җырларын башкару, такмаклар әйтешү һәм башка күңел ачулар тыйнак һәм күңелле үтте. Үзешчәннәребез концерт номерлары да әзерләгән, бәйгене, гадәттәгечә, мәдәниятебез нуры Лилия Закирова алып барды.

Катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләү өчен бәйрәм сәхнәсенә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин күтәрелде. Ул катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Номинацияләр арасында «Иң иҗади команда» булып Арбор мәдәният йорты, «Иң җанлы команда» – Чапшар авыл клубы, «Иң бердәм команда» – Яңгул мәдәният йорты танылды. «Тамашачы мәхәббәте»н Норма мәдәният йорты яулады. «Иң үзенчәлекле команда» булып Шубан мәдәният йорты, «Иң сөйкемле команда» булып Пыжмара мәдәният йорты табылды. Ә җиңүләргә килгәндә, 1 урынны Субаш авылының «Субаш йолдызлары» яулады һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. 2 урында «Бөрбаш» һәм Көшкәтбаш авылының «Ядкарь» командалары, алар 3000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. 3 урынны – Сәрдек авылының «Җәүһәр» командасы алды, аларга 1500 сумлык сертификат тапшырылды. 4 урында – Кенәбаш авылының «Кенәбаш йолдызлары» командасы, алар 1000 сумлык сертификатка лаек булды.

Ярыш өлеше башка, ә менә бәйге башлану алдындагы күренешне күрсәгез сез! Чәй табыны әзер, самавырлар кайный, коллективлар кичке уендагы кебек әйлән-бәйлән уйный, җырлый-бии, ул гармун тавышлары!... Мондый рәхәт тамашаларны килегез-күрегез, хөрмәтле райондашлар, үзешчәннәребез катнашында булган чараларда туган як җылысы, Балтач нуры, күңел шатлыгы була бит анда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният