Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылга, Балтачка!

Мортаза Мөлеков фабрикасында басылган итекләр Алманиягә кадәр илтеп сатылган.

Кай тарафка барабыз? 

Балтачны белмәгән кеше юктыр инде ул. Тамырында татарның «балта» сүзе булган районның гербында да тәпиләренә балта тоткан аю сурәтләнгән. Аю – көч һәм хезмәт сөючәнлек билгесе. Йортларына гына күз төшерегез: аерылып тора Балтач өйләре, милли бизәкле тәрәзә өлгеләре белән дә, кояш кебек сарыга буялган капкалары белән дә үзенә җәлеп итеп тора. Борынгы бай йортлары да күзләрне сөендерә. Сакланып калганнары, нигездә, сәүдәгәр Мортаза Мөлековныкы: киез фабрикасы бинасы, сәүдә йорты... Карадуган авылындагы Мортаза бай Кунак йорты бүген инде музей буларак халыкка хезмәт итә. 
Районга берничә туристик маршрут буенча кайтырга була. Беренчесе музейларны үз итүчеләргә, Карадуган – Чепья яклары. Район тарихы, осталары белән танышу өчен бик яхшы маршрут булачак бу. Музейлары һәр көн диярлек эшли, группалар белән дә кабул итәләр. Юл уңаенда уникаль табигать объекты – Каракүл белән дә танышып чыгарга мөмкин. 

Икенче маршрут – дини: Балтач Үзәк мәчетендә «Әссәләм» тәрбия үзәге, музей эшләп килә. Бөрбаш авылында малайлар пансионаты гамәлдә, алар җәйге каникулга киткәч, бер-ике көн куну урыны да бар дигән сүз. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яшәгән авыл да бит әле ул. Аның вәгазьләрен тыңлау – онытылмаслык хатирә булачак. Бөрбаш – тирә-юньдә төзекләндерелгән чишмәләр саны буенча да дан тота, чишмә буенда ел да Кече Авыл көне зурлап уздырыла – туры килсәгез, шәп экскурсия булачак, шулаймы? Аннан республиканың мөселман балалар Сабан туе да биредә үткәрелә. Бу маршрутка тагын бер объектны кертергә була: Түнтәр авылындагы XIX гасырда төзелгән агач мәчет һәм сәүдәгәр Хәкимовлар салдырган таш мәдрәсә биналары. Түнтәр мәдрәсәсе кадимче мөгаллим – Ишми ишан белән дә данлыклы. 1919 елда судсыз-нисез генә атып үтерелгән Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтовның кайда җирләнүе турында да (яңарак кына билгеле булган мәгълүмат бу!), 1924 елда Балтач төбәгендә беренчеләрдән булып ачылган икенче баскыч мәктәп (5-9 сыйныфлар) турында да сөйләрләр, Түнтәр тарихы язылган яшел тышлы китап та бүләк итәрләр. Түнтәр авылына кагылышлы Уразмәт нәселе шәҗәрәсе Петербургта – Риза Фәхретдин мирасында саклана икән. Бусы инде, барырга җыенган туристларга берникадәр мәгълүмат өчен генә. 

Балтачка экотуризм эзләп кайтучыларга тагын бер маршрут җайларга була ди Балтач җитәкчеләре. Хәзерге вакытта үзмәшгуль фермерлар күбәйгән. Кем казылык ясый, кем бәлеш пешерә, кем чигүче, кем киез итек баса, кем кәҗәләр асрый... Кызыксынуга карап! Эше белән дә танышасың, нәрсәгә дә булса өйрәнәсең һәм... бер кочак тауар да сатып алып китәсең. 

Әби патша юлы 

Без исә музейлардан башладык. Беренче тукталыш – Карадуганда. Ике катлы Себер тракты тарихы музеена Мәскәүләрдән хәтле киләләр ди. Беренче катында Муса Җәлил музее булуы безне бераз гына аптырашта калдырса да, юкка түгел икән. Карадуган мәктәбе пионер дружинасы 1955 елдан ук Муса Җәлил исемен йөрткән. Шул гомердән бирле ничә буын укучылар шагыйрьның иҗатын өйрәнгән, альбом-стендлар төзегән, Оренбургка – шагыйрьнең туган авылы Мостафага, Җәлил әсирлеккә төшкән урынга һ.б. истәлекле җирләргә сәяхәт кылган, туганнары белән күрешкән, «Кызыл ромашка» оешмасында торган. Музей республиканың Муса Җәлил премиясенә дә лаек булган! Ә менә Себер тракты тарихы дигәндә... данлыклы Әби-патша юлының нәкъ менә Карадуган уртасыннан үтүе этәргеч биргән дә инде. Авылда зур почта станциясе, «пересыльный этап» – «Себер киткән» каторжаннарны йоклатып чыгара торган төрмә, казематлар булган. Баксаң, «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» китабы өчен Себергә сөрелгән Александр Радищев та 1790 елның 12-13 ноябрендә Карадуганда була, бу хакта язып та калдыра. Әгәр берәрсе сезне туктатып: «Безнең авылга Федор Достоевский килгән, Шиһабетдин Мәрҗани Мортаза бай кибетеннән чәй сатып алган», – дип сөйләсә, кул селтәргә ашыкмагыз. Булган хәлләр! Мортаза Мөлеков фабрикасында басылган итекләр Алманиягә кадәр илтеп сатылган, музей бинасы үзе дә аныкы бит. Килгән кешеләргә шул чорны күзалларлык мохит тудырылган. 

Аннан... ишегалдының матурлыгын аерым искә аласы килә: сап-сары буралы келәт (ә аның эчендә көнкүреш экспонатлары: мунча себеркесеннән башлап, кул тегермәненә кадәр бар), кое, күле янында иң-иң яхшы селфи-фотолар ясарга мөмкин.

Сихәтле мунча 

Фото дигәннән... Карадуганнан бер чакрымда гына урнашкан Арбаш авылы бигрәк тә рәсемдәге кебек ямьле тоелды безгә. Арбаш карьеры ярыннан чыккан чишмә сулары инешне туендыра. Инешнең аргы ягында артыш куаклары, шалфей, зәңгәр мәтрүшкә, җир җиләге котырып үсә. Яше-карты җиләк кенә түгел, артыш җимешләре дә җыя. Аларны Малмыждан килеп бер эшкуар сатып ала ди. Менә шундый сихри урында бер төркем авыл яшьләре, иске вагоннан мунча корып куйган. Бу эшнең башында агроном булып эшләүче Фидаил абый тора. Арбаш, Карадуган, Балтач кебек тирә-якта яшәгән егетләр ватсапта «Мунча» дигән төркем ачканнар да, искә төшкән саен бирегә киләләр, тирә-юнен җыештыралар, чистарталар, утынын әзерлиләр, бәкесен тишәләр... һәм сихәтле мунча керәләр. 

– Мунчада 80 градус эссе, инештә 4 градус җылы, шундый кискен үзгәрештән соң, организм сихәтләнми нишләсен! Егетләрнең күбесе хәтта умыртка бүсереннән котылды. Бөтен хикмәт – инеш суында, аның составында кобальт бар, – ди Фидаил абый. 

Мунча себеркесен ул үзе әзерли. Җәй көне авыл кешесенең эше болай да күп булса да, эштән бушаган арада, ул тәмен белеп имән, артыш, каен себеркеләрен хәстәрли. Хобби, ди. Хобби гына түгел, сәләт инде бу. Кайчан җыясын, ничек киптерәсен, ничек дәвалау үзлекләре озаграк саклануын ул белә, килгән кешеләргә дә аңлата. 

Шундый гаҗәеп кешеләр белән танышып чыгу да үзе бер маҗара инде ул. 

Чепья горурлыгы 

Чепья авылындагы«Халыклар дуслыгы» музее төбәкнең  горурлыгы. 1955 елда мәктәп музее булып кына ачылса да, бүген ул ике катлы, 10 залдан торган, 22 меңнән күбрәк экспонаты булган әкәмәт тә бай музейларның берсе. Бу төбәктә яшәүче, мари, удмурт, чуаш, рус, татар көнкүрешен, үткәнен, бүгенгесен яктырта. Һәр экспонатның үз тарихы. Әйтик, җирле фотограф Илсур Камалов үзе егерме ел төшереп йөргән фотокамерасын бүләк иткән. Тумышы белән Балтачтан булган Рәсим Даутовның үзе җыйган моторлы велосипеды, көрәш буенча ТР, Русия һәм ил чемпионы Айдар Хәйретдиновның көрәшче костюмы, Таҗи бабайның уникаль нәсел шәҗәрәсе, исемле гармуннар, җирле скульптор, рәссамнарның иҗат җимешләре... – кайсы гына экспонатка күз төшермә: тарих. Икенче катта сюрприз да көтә: Гарифҗан ага тәкъдиме белән табигать почмагы ачылган. Анда бу төбәкләрдә яшәгән көртлек, сыерчыклар гына түгел, бүре, аккош, аю, поши карачкыларына кадәр бар. 

Шушы авылда урнашкан мебель фабрикасына да сугылырга булдык. Бинасы иске – совет вакытлары мөһерен хәтерләтеп, ишек өстендә 1970 ел дигән язуы тора. Хәзер инде шәхси эшмәкәрләр кулында ул, ротангтан мебель җитештерәләр. Кайткан-кайткан, анда кереп, бакчагызга гөл чүлмәкләре булса да, алып чыгыгыз. Ә теләгән кеше, урындык-канәфиләр, өстәлләр, таганнарга да заказ бирә ала. Без сандык ясау остасы Раил абый белән сөйләшеп утырдык. Көненә кырык сигезәр сандык әзерлим ди. Бизәкләрен күңелдән генә чокып ясый, трафаретлар да кирәк түгел аңа. Җор телле. Сәяхәтләрнең төп бизәге – кешеләр, нәкъ менә Раил абый кебек үз эшләренең осталары булган шәхесләр белән аралашу рухи ял бүләк итә. Элеккеге фабрика бинасындагы борынгы имән такталар хәтерләгәнне ул да белә. Бу төбәк йолаларын да. Их, шундый аяклы тарихлар кайткан һәрбер урында очрап торсын иде ул!    

Лайфхаклар: 

  • Мирхәйдәр Фәйзи (драматург, «Галиябану» авторы) белән бәйле музей комплексы белән танышырга теләгәннәргә Шода авылына барып килергә була. Район чигендә урнашкан авыл: юл уңаенда табигать белән хозурлану гарантияләнә.
  • Янгул авылында ХХ гасыр башында Әюп бай төзеткән су тегермәне һәм борынгы Земство бинасын карарга мөмкин. 
  • Заманча ял итү урыннары да җитәрлек: кышын Чана тау, төнлә дә йөреп булырлык чаңгы юлы, парктагы машинадан радиодулкынга тавышын көйләп, кино карау мәйданчыклары – җаның ни тели, шул бар. Аэроклуб та эшли. Балтачны уч төбендә күрәсе килгәннәр, максатчан шул аэроклубка кайта ала. 
  • Тамак ачса, район үзәгендәге Чәй йортына керергә була. Камыры тәмен юлаучылар раслар. Монда чын милли камыр ашлары! Аеруча корт сумсасы авызда эри дә китә.   

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач авыл