Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айдар Хәйретдинов – янә Балтачныӊ баш батыры

Кичәге район Сабантуенда татарча көрәш төрле бәйгеләреӊ төп бизәге булды. Берничә ел элек рәсми рәвештә зур келәмнән киткән Айдар Хәйретдинов бервакытта да үзенеӊ йөрәге кушкан шөгылен ташламады, ел дәвамында күнегүләрен, көрәш алымнарын чарлавын дәвам итте.

Нәтиҗәсе һәркемгә билгеле. Айдарныӊ соӊы елларда гына да Сабантуйларда откан баш батыр дигән исемнәре бихисап. Менә мәртәбәле Балтач район Сабан туенда да ул баш батыр булып танылды. Баш батырга район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ махсус бүләге - тай бүләк ителде.
Кыскача белешмә: Айдар Хәйретдинов 1978нче елның 21нче июнендә Балтач районы Нөнәгәр авылында туган. 1992-1995нче елларда Айдар Татарстан Республикасы чемпионатында яшьтәшләре арасында җиде тапкыр җиңү яулый. 1998-2003нче елларда "Ватаным Татарстан" газетасы үткәргән татар-башкорт көрәшендә биш тапкыр герой-шагыйрь М.Җәлил исемендәге бүләккә лаек була. 2001нче елдан А.Хәйретдинов милли спорт төрләре буенча спорт мастеры, 2000-2003нче елларда Татарстан батыры, 2001-2002нче елларда Россия чемпионы. 2006нчы елда А.Хәйретдинов Липецк шәһәрендә үткән ярышларда Россия чемпионы исемен тагын бер кат раслый. Әле бу җиӊүләрне санауны күп дәвам итәргә булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250