Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Айсылу”ның зур аншлаг белән үтүенә Гөлназыбыз чиксез шат (+фото)

16 август көнне "Киномакс" кинотеатрында "Айсылу" дип исемләнгән фильм премьерасы узды.

Анда төп рольне райондашыбыз Гөлназ Якупова-Галимуллина башкарды. Әлеге уңайдан Гөлназның хис-кичерешләрен беләсем килеп, аның белән элемтәгә кердем.
"Бүгенге көн иң бәхетле көннәремнең берсе! Бик куркыта һәм шул ук вакытта ниндидер рәхәтлек. Татар киносының беренче тапкыр шундый зур комерц кинотеатрында күрсәтелүе ул бик зур вакыйга һәм горурлык! Фильм беткәч, барлык коллектив белән алгы сәхнәгә чакырдылар, мин чыкканда барлык зал аягурә басып кул чапты,"Татар моңы" конкурсы искә төште. Бер заман аякларым калтырый башлады, күземнән яшь ага, ә башымда уй, һушымнан язып егылмасам ярар иде, дигән!
Театр юлына аяк басарга соңгы чиктә булса да ризалык биргән өчен, күпме интегеп мине укытып чыгарганнары өчен әти-әниемә мең рәхмәт! Без сеңлем Илсинә белән кечкенәдән әти-әнигә авырлык китерми, йөзләренә кызыллык китерми, безнең өчен бары тик горурланып яшәүләрен телибез!Алар безгә күпме көч түктеләр, күпме тәрбия бирделәр, хәзер инде безнең чират, әти-әни ышанычын аклау!", - диде Гөлназ бәхетле минутлары белән бүлешеп.
Райондашыбыз катнашындагы әлеге фильмны көн дә Киномакс» («Тандем»), «Корстон», «Cinema 5» («Парк-хаус»), «Магия кино» ( «XL»), «Мир» кинотеатрларында карап булачак.
Гөлназыбыз белән ихластан горурланабыз һәм киләчәктә дә аңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250