«Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле матур концерт куйган... (фото)
Концерт алдыннан татар халкының тәңкә салыш уенын уйнап күңел ачканнар
9 ноябрь көнне Киров өлкәсе Иске Йөрек авылында һәм 10 ноябрьдә Балтач районы Салавыч авылы тамашачылары өчен,
Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле «Сездә ничек, бездә шулай..» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясаган.
Концерт алдыннан татар халкының тәңкә салыш уенын уйнап күңел ачканнар һәм «Сасна чабатасы» биюенең үзенчәлекләре белән танышканнар.
Афәрин, «Балкыш»лылар. Яңадан – яңа матур иҗатыгыз белән халыкны сөендереп яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев