Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең отчет концертыннан фоторепортаж

Бүген мәдәният үзәге сәхнәсендә Балтач балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты гөрләп узды.

Башка тамашалардан әлеге концерт үзенеӊ грандиоз дәрәҗәдә күләмле эш башкарылуы һәм дә чыгыш ясаучылар, нигездә, балалар булуы белән аерылып торды.

Берсеннән-берсе дәртле биюләр - районыбызда узган барлык мәдәни чараларныӊ бизәге булып тора.

Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, шулай ук сәнгать мәктәбендә үзләренеӊ осталыкларын чарлаган балалар үзләренеӊ җырлары белән моӊ дәрьясында йөздерде.

Вокал инструменталь ансамбльләр, аерым музыкаль инструментларда башкарылган көйтезмәләр тамашачыны битараф калдырмады.

Концертны балалар башкаруында әзерләү, оештыру, аларны туплап сәхнәгә чыгару - остазларыннан да, әти-әниләрдән дә зур хезмәт, түземлелек һәм фидакарьлек сорый торган эш. Сәнгать мәктәбе коллективы бу эшне югары сыйфатлы итеп башкарып чыга алды. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт