Балтач һәм Малмыж районы яшьләре очрашты (фото)
Чара «Дружба без границ» проекты кысаларында узды.
Дуслык көне уңаеннан Салавыч Сәрдегәне клубында төбәкара күркәм чара узган.
«Дружба без границ» проекты кысаларында Балтач районының Чапшар, Ор, Салавыч, Салавыч Сәрдегәне һәм күрше Малмыж районының Яңа Йөрек, Татар Кумбашы, Яңа Смәел, Иске Йөрек клубыннан яшьләр очрашкан.
Мондый чараның тәүгесе Малмыжда узган булган. Яшьләр очрашудан бик канәгать калган. Бар нәрсә үзебездән башлана, ди чарада катнашучылар.
Җырлап, биеп, милли уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итте, аралашты, дуслык күпере салды егет-кызлар бу кичтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Так держать
0
0