Балтач мәдәният үзәгендә Халык театрын яшәткән һәм яшәрткән артистларыбыз хөрмәтләнде
Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче Халык театрына 20 ел.
Балтач мәдәният үзәгендә Халык театрын яшәткән һәм яшәрткән артистларыбыз хөрмәтләнде.
Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен театр коллективына Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәхмәте белдерелде.
Соңыннан театрның бүгенге коллективы тамашачыларга Илгиз Зәйнинең «Мәхәббәт турында сөйләшик» дип исемләнгән моңсу комедиясен тәкъдим итте. Мәхәббәтне гомерлек юлдашлары иткән сәхнәдәге парларның тормышын райондашларыбыз кызыксынып тамаша кылды.
Халык театры коллективын, райондашларыбызны озак еллар театр дөньясына дәшеп, хезмәтләре аша рухи азык өләшкән өлкән артистларыбызны әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга уңышлар, яхшы кәеф телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Спасибо за чествование чаепитием с вкусностями работникам культуры! Но неприятный осадок остался от того, что не позвали на сцену всех членов Народного театра. Пусть бы народ увидел и порадовался за своих знакомых, родных и близких. А так, и на этом спасибо!
0
0