Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсе асыл затлар җыелды (фото)

Балтач үзәк китапханәсе «Асыл зат син, хатын-кыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.

Хатын-кыз — ул кешелек дөнясына яшәеш бүләк итүче дә, сүнгән учакны да кабызып җибәрүче, аның белән тормыш яңара, аның белән Җиһан әйләнә.

Яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Балтач үзәк китапханәсе «Асыл зат син, хатын-кыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. 

Чара төрле чорда яшәгән хатын-кыз образларын ачу белән үреп алып барылды. Барлык ил хатын-кызына бәйрәм көнен бүләк иткән: Клара Цеткин һәм Роза Люксенбург белән башланып киткән бәйрәм кичәсе музыкаль номерлар белән дәвам ителде.

«Әдәби алан» аша кунакларыбыз төрле чорларда иҗат иткән язучыларыбызның әсәрләрендәге хатын-кыз геройларын таныды. Шулай ук, районыбызда иҗат итеп ятучы хатын-кыз шагыйрәләребез шигъри тәлгәшләр бүләк итте.

Һәм әлбәттә, чарабызның иң матур өлеше китап укучыларыбыз тарафыннан, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәре буенча театральләштерелгән өзек күрсәтү булды. Бәйрәм җылы рухта үтте, һәм кунакларга да, катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач үзәк китапханәсе бәйрәм кичәсе