Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә һөнәрләр өйрәтәләр? (фото)

Укучылар пешекче, тегүче, шагыйрь (язучы), күз табибы, режиссёр, китапханәче кебек һөнәрләр белән таныштылар.

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәр һөнәр — кирәкле, һәр һөнәр — мактаулы. Эшне теләп, күңел биреп башкарырга гына кирәк һәм ул теләгән матур нәтиҗәләр белән сөендерәчәк. 

14 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «И каждой профессии слава и честь» дип аталган һөнәрләр ярминкәсе үтте. Чарага Балтач гимназиясенең «Крепыш» җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Ике отрядка бүленеп килгән укучылар пешекче, тегүче, шагыйрь (язучы), күз табибы, режиссёр, китапханәче кебек һөнәрләр белән таныштылар.

Балалар үзләре дә төймә тагып, канапе тезеп, шигырь һәм хикәяләр язып, китап «дәвалап», «Теремкәй» әкияте буенча бармак курчаклары ярдәмендә спектакль уйнап карадылар. Алар күз күрүен яхшырту өчен, «МоркоВит» витаминын да кабул иттеләр. Шул рәвешле, ярминкәдәге һәр һөнәр иясенең эшен эшләп карау балаларның күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев