Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә туган көн уңаеннан, әдәби кичә үтте (фото)

Балалар белән очрашуга Бикбатыр белән Биккуркак килде.

15 сентябрь — татар халкының данлыклы, каһарман улы, язучы, шагыйрь Абдулла Алишның туган көне. Әлеге мөһим датаны каршылап, 13 сентябрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Алиш эзләре буйлап» дип аталган әдәби иртә үткәрелде.

Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Алар биһисап күп әкиятләр бүләк иткән Алиш абыйларының тормыш юлы, иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар. Балалар белән очрашуга Бикбатыр белән Биккуркак та килде.

Кунаклар, бергәләшеп, «Бу нәрсә шәүләсе?», «Шәүлә ясау», «Дуслык йомгагы» кебек уеннарда катнаштылар. Уеннар аша Бикбатыр дусларын батыр, кыю булырга чакырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев