Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач халык театры данын кире кайтара (фото)

Балтач халык театры артистларының «Идел йорт» XVI театр коллективлары фестивалендә Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде" пьесасы буенча куелган спектакле белән уңышлы чыгыш ясавы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Шушы көннәрдә куанычлы хәбәр килеп иреште: Балтач халык театры «Идел йорт» XVI театр коллективлары фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, дипломант булды һәм 8 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук Балтач халык театры режиссеры Раннур Әүхәдиев Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең 3 мең сумлык сертификаты һәм диплом белән бүләкләнде.
Егет-кызларны әлеге олуг җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Коллектив Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде" пьесасы буенча куелган спектакльне 15 декабрь көнне Нәнәгәр мәдәният йортында куячак. Башлана 19.30 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250