Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач китапханәчеләре укучыларны буктрейлер аша китап укырга җәлеп итә

Узган атнада район үзәк китапханәсендә китапханәчеләр өчен семинар үткәрелде.

Бүгенге көндә матур әдәбиятка игътибар сизелеп кимеде. Элек китаптан аерып алып булмаса, хәзер балалар да, олылар да китапка тартылмый. Сүз дә юк, заманасы башка. Безне әти-әниләр: "Күзеңне бетерәсең, җитәр, күп укыма!" - дип орыша иде. Ә бүгенге буын вәкилләренең кулына, киресенчә, орышып китап тоттырырга кирәк. Әле ярый халыкка хезмәт итүдән туктамый, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, хезмәтләреннән үзләре генә тәм табып калмый, аларны башкаларга да тоярга ярдәм иткән китапханәчеләр бар.
- Шөкер, әле китапханәләрнең рухы сүнмәгән, андагы кешеләр һаман әдәбият белән "чирли" һәм үз артларыннан башкаларны да ияртә, - ди үзәк китапханә методисты Лилия Шакирҗанова.
Минемчә, бүгенге җәмгыятьтәге әхлаксызлыкның сәбәпләре, нәкъ менә китап укымауга бәйле. Чөнки китап - алыштыргысыз тәрбия чарасы да, рухи дөньяны баетучы да. Моның мөһимлеген китапханәчеләр дә яхшы аңлый. Шуңа да алар укучыны китап белән якынайту өчен төрле юллар эзли. Бүгенге заманда китап күргәзмәләре, язучылар белән очрашулардан тыш, заманча басмаларны махсус видео ярдәмендә рекламалау да модада. Бу роликларны "буктрейлер" дип атыйлар ("к" хәрефен нечкә итеп укыйсы). Максаты - кыска гына вакыт эчендә видеоязма аша китап турында мәгълүмат бирү, шуның нәтиҗәсендә укучыны китап укырга җәлеп итү.
Район үзәк китапханәсендә китапханәчеләр өчен үткәрелгән семинарда Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә", Демьян Бедныйның "Девчата" китапларына буктрейлерлар тәкъдим иттеләр. Һәм киләчәктә авыл китапханәләрендә дә шушы үрнәктә буктрейлерлар эшләп укучыларны китап укырга җәлеп итү максаты куелды.
Семинар барышында күптән түгел Казан шәһәренең өстәмә белем бирү институтында белем алып кайткан Кенәбаш авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова чыгышы да тыңланды. Ул хезмәттәшләрен эшчәнлектәге яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, агымдагысына үткәреләсе бәйгеләр нигезләмәсе расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250