Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар “Библиотөн – 2019” акциясендә катнашты (+фоторепортаж)

Китап укучылар әдәбият, шигърият, җыр, музыка, кино, театр сәнгате дөньясына сәяхәт иттеләр. Рәссам Т.М.Ильясов кунакларны үзенең картиналары белән таныштырды.

23 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе Бөтенрәсәй “Библиотөн – 2019” акциясендә катнашты. Китап укучылар әдәбият, шигърият, җыр, музыка, кино, театр сәнгате дөньясына сәяхәт иттеләр. “Россия рәссамнары берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы, “Татарстан рәссамнар берлеге”  региональ бүлеге әгъзасы, рәссам Т.М.Ильясов кунакларны үзенең картиналары белән таныштырды.

“Тибрәндерик күңел кылларын!” исеме астында оештырылган әдәби-музыкаль кунак бүлмәсендә китап укучыларыбыз  шигьрият дөньясында тибрәлделәр,  Балтач балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның чыгышларын карап хозурландылар.

Мастер-класс бүлегендә райондашларыбыз Таһир Садыйков, Зөһрә Сәмигуллина, Марат Кадыйров һәм Дамира Гыйльмуллиналарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләр белән таныштылар. “Библиотөн – 2019”  Россиядә Театр елы уңаеннан, “Тормышыбыз – театр” исеме астында үтте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, якташыбыз  Венера Касыймованың «Әллә ялгышым, әллә язмышым...” повесте буенча «Эх, сәвит сәүдәсе!» дип аталган инсценировка күрсәтелде.

Чәй-брейк – чәй тәнәфесендә кунаклар төрле җиләк-җимешләрдән, шифалы үләннәрдән төнәтелгән чәйләрдән авыз иттеләр. Балтач кино учреждениесе тәкъдим иткән  “Үксезләр” кинофильмын (Равилә Шәйдуллина-Морат повесте, реж. Нурания Җамали) карадылар. Библиотөн акциясе тулы һәм җанлы үтте.

Зилә Ильязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотөн