Балтачлылар булдырган!
Балтач районында әзерләнеп, нәшер ителгән «Кариле» (Кара иле) китабы турында күп кеше үз фикерен белдергәндер инде. Соңлап булса да, мин дә берничә җөмлә языйм дидем.
«Май чүлмәге тышыннан ук билгеле», – ди безнең халык. Китапның рәсемнәр белән бизәлгән тышлыгы дисеңме, форзацка куелган авылның өстән күренеше дисеңме, яхшы кәгазьдә төсле һәм ак-кара фотолары дисеңме – барысы да затлы эшләнгән.
Аңлавымча, Гарифҗан абый Мөхәммәтшин Кариле авылында туып, яшәмәсә дә, аның тарихын, кешеләрен, йола-гадәтләрен шулкадәр яхшы белә ки, танылган «профессионал тарихчылар» да болай тирәнтен яза алмас иде.
Гарифҗан абый китапка авылдагы, райондагы һәр оешма тарихын, анда эшләгән җитәкчеләрнең, кешеләрнең тормыш юлларын шулкадәр төгәл һәм тәфсилләп бирә алган, искитмәле.
Боларның барысын да авыл тарихын үзе язган кеше генә аңлый ала торгандыр. Андый мәгълүматларны гомер буе җыйсаң да табып бетереп булмый.
Партиянең һәр карарын, аларның елын, төгәл исемнәрен, ул карарларның авыл яки район тормышы өчен нәтиҗәсен дә бирә алган авторлар сирәк. Мондый бәяне биргәндә без бит гомуми, шаблон сүзләр белән генә чикләнәбез.
Мондый урыннарда да Гарифҗан абый үз фикерен, уйларын укучыга җиткерергә тырыша. Бу алым да авторга хөрмәт кенә өсти, аның зур галим булуын раслый.
Авторның теле дә тәмле, йомшак, укыйсы гына килеп тора. Табигатьтән бирелгән сәләт өстенә тырыш хезмәт тә өстәлгән! Нинди зур, төгәл, архив документларына нигезләнеп язылган хезмәт! Булдыргансыз, Гарифҗан абый, афәрин!
Китапның тагын бер уңышлы ягы – авылдагы һәм райондагы оешмаларның, әйтик, авыл, район, МТС, колхозлар, комсомол, мәктәп, көнкүреш комбинаты, һөнәрчелек, сәүдә, юллар, елгалар, сугыш еллары, тыл хезмәтчәннәре, күренекле шәхесләр, иҗат итүчеләр һ.б. тарихлары бер китапка туплануында дип уйлыйм.
Гарифҗан абый күп чыганаклардан да оста файдаланган, соңгы битләрдә аларның тулы исемлеген дә биргән.
Билгеле, мондый затлы, бай эчтәлекле, 856 биттән торган зур форматлы китапны бастырып, дөньяга чыгару күп кешеләрнең тырыш хезмәтен сорый, беренче чиратта, финанс мәсьәләсе тора. Бу турыда китапның 2 нче битендә үк мәгълүмат та бирелгән: «Китап Гөлсем Миңнебаеваның тырышлыгы белән авылыбыз эшмәкәрләре һәм авыл халкыннан җыйналган акча хисабына чыгарылды», – диелгән.
Ничек кенә булса да, гаять әһәмиятле авыл тарихы китабы язылган, бастырылган, дөнья күргән, барыгызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Булдыргансыз, балтачлылар.
Уңышлар теләп, олы хөрмәт белән Мидхәт ГАЗЫЙМОВ.
Яңа Чишмә районының Зирекле авылында урнашкан Халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев