Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачныӊ музыка мәктәбе укучыларын Казанда көтәләр

Казан шәһәрендә урнашкан «Без бергә» исемле хәйрия фонды даими рәвештә сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүне оештыра. Бу оешманыӊ эшчәнлеге нәкъ шушы юнәлештә алып барыла.

Ел саен бу хәйрия фонды тарафыннан «Елмаюыӊны балаларга бүләк ит» дигән зур концерт-тамаша уздыра. Быелгы чара ике көнгә дип уйланылган. Аныӊ беренче көне вокал буенча 18 майда Отары бистәсендә Калинин урамы, 60а адресы буенча узачак. Аныӊ девизы «Без тигез». Анда сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән беррәттән башка балалар да катнашачак. Жюри катнашучыларныӊ вокал осталыгын күрмәгән килеш билгеләячәк, аларныӊ кем икәнлеге бары финалда гына күренәчәк.

19 май көнне «Елмаюыӊны балаларга бүләк ит» исемле тамаша ачык һавада, Отары бистәсенеӊ Матюшин урамы, 57 адресы буенча булачак. Концертныӊ бу көненә Россиянеӊ башка төбәкләреннән дә катнашучылар көтелә. Алар белән бергә районыбызныӊ музыкаль мәктәп укучылары да бу тамашага чакырулы, аларныӊ чыгышлары концерт номерларыныӊ аерым, үзенчәлекле бизәге булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев