Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның яшел каләмчесе кайтты (фото)

«Алтын каләм» 2016 фестивале үзенең 21нче бәйгесен уңышлы гына тәмамлады.

Каләмчеләр күп тәҗрибәләр туплап, яңа дуслар табып, өйләренә таралдылар, ә бәйгедә җиңүчеләр исә күңелләре тулы шатлык белән үзләренең тырышлыклары өчен лаеклы игътибарга җәлеп ителделәр. Мин бу бәйгегә уйламаганда килеп эләктем. «Сез «Алтын каләм» бәйгесенең соңгы турына үттегез», дигән сүзне ишетүгә, аптырап калган идем.
Бу елда конкурс аеруча көчле үтте, чөнки күп каләмчеләр бу фестивальдә инде икенче, өченче мәртәбә катнашып күп тәҗрибә туплаганнар. Фестивальгә мин гран-при өчен көрәшү уңаеннан түгел, ә журналист һөнәренең нечкәлекләре белән танышу һәм үземне сынап карау максаты белән катнашырга уйладым. Биш көн барган бәйге каләмчеләргә үзләрен чын журналист итеп хис итәргә ярдәм итте. Фестивальдә катнашучылар татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, радио, дизайн, PR юнәлешләре буенча бүленеп көч сынашты. Һәр юнәлеш өчен аерым төстә футболкалар бирелгән иде. Татар матбугаты исә "яшелләр" буларак танылды.
Яшь журналистларның осталыкларын арттыру уңаеннан төзелгән программа бик күп күренекле шәхесләр белән очрашырга һәм аларның киңәшләрен, нәсихәтләрен тыңларга мөмкинлекләр бирде. Мастер-класс һәм очрашуларда булган кешеләр исемлегендә Казан Федераль Университеты татар журналистикасы бүлеге мөдире Гарифуллин Васил Заһит улы, Ралия Фәтхетдинова, Лия Заһидуллина, Миләүшә Айтуганова, Айзат Шәймарданов, Айгөл Гөсәйнова, Эльмира Кәлимуллина, Фаил Гыймадов, Марсель Зарипов, Роман Баканов, Артур Мусин, Роман Серебряный, Леонид Толчинский һәм башкалар бар иде.
«Алтын каләм» фестивалендә катнашу миңа бик ошады, чөнки бу бәхет күпләргә тәтеми. Бу бәйгенең балаларның үз максатларына ирешүе өчен, үзләрен шәхес буларак исбатлау өчен файдасы әйтеп бетергесез. Балтач районы укучылары алдагы елларда «Алтын каләм» фестивалендә актив катнашыр һәм республикакүләм танылыр дип өметләнәм.

Зөһрә НИГЪМӘТУЛЛИНА
Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250