Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта Эльвира Ибраһимованы искә алдылар (+фото)

Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор Эльвира Ибраһимованың бүген туган көне.

Дүрт ел элек фаҗигале төстә төстә вафат булган райондашыбыз Эльвира Ибраһимованы бүген район мәдәният үзәгендә узучы чарада искә алалар.

Район мәдәният үзәгендә узучы “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” н ачу тантанасында Эльвира Ибраһимова истәлегенә узган шигырь бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр.

«Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе быел районда икенче мәртәбә оештырылды.

Эльвира кыска гына гомерендә халкы күңелендә җуелмас эз калдырды. Чара барышында яңгыраган шигырьләр, Эльвирабызны хөрмәт иткән һәркем күңелендә яңгыраган теләкләр бүген якташыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде.

Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине, Эльвира.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова