Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта сезон "Җомга көн кич белән" ачыла

4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан, "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән музыкаль кичә була.

Бу көндә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дә билгеләп үтелә. Бу тарихи көн зур әһәмияткә, тирән рухи көчкә, туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфатлар бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге кыйммәтләр бәйрәм кичәсендә дә чагылачак. Һәм гомумән, алар Балтач җирлегендә гомер итүче төрле милләт халкының яшәү рәвешендә дә күренә.
Яңа сезонда үтәчәк районкүләм бәйгеләр исемлеге:
- "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" - авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать бәйгесе.
- «Бердәм булып хезмәт итү кирәк, Иман, әхлак, гореф сагында...» авыл җирлекләрендәге фольклор коллективлары арасында сморт-конкурс.
- "Россиядә кино елы" уңаеннан, мәдәният учреждениеләре арасында «Бамбарбия! Киргуду!» исеме астында КВН.
- «Катанчи усьтиське» (Пәрдә ачыла - Занавес открывается) районда удмурт милләтеннән булган мәдәният учреждениеләренең драма коллективлары арасында конкурс.
- «Шулдыр жыт» (Күңелле кич - Веселый вечер) районкүләм удмурт мәдәниятле учреждениеләр арасында үзешчән сәнгать бәйгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250