Балтачым
Балтачым
ГАРИФҖАН МӨХӘММӘТШИН сүзләре
ГӨЛГЕНӘ КӘЛИМУЛЛИНА көе
Урманнарың таныйм синең
Ак каеннарга карап.
Шаян җилләр бөтерелә
Алар бөдрәсен тарап.
Кушымта:
Балтач болыннарын таныйм
Ромашкаларга карап.
Күпме мәхәббәт сыналган
Алар керфеген санап.
Якты күкләреңне таныйм
Зәңгәрлегенә карап.
Хыялымда күгең - диңгез,
Ак болытлар - ак кораб.
Балтач кешеләрен таныйм
Ягымлы йөзләреннән.
Тыйнаклык, батырлык сирпеп
Елмайган күзләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев