Балтачлылар «Татар әниләренең беренче форумы»нда катнашты
Форум бик бай эчтәлекле иде. Хәзерге яшәешебез өчен иң кирәкле темалар алынган иде.
Күптән түгел Казанда «Татар әниләренең беренче форумы» узды. Анда «Сөембикә» журналының 21 көн буе Вконтакте социаль челтәрендә барган «Әниләр марафоны»нда җиңүчеләр чакырылды.
Форумда Яңгулдан Сәлимә Габделхакова, Соснадан Зөлфия Хәкимова, Чутай авылыннан Әлфинур Сафиуллина катнашты.
«Форум бик бай эчтәлекле иде. Хәзерге яшәешебез өчен иң кирәкле темалар алынган иде.
— Татар милләте ул — әниләр милләте. Алар киләчәк буынны тудыручылар. Тәрбияләүчеләр, — диде «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков үз чыгышында
Рамил хәзрәт Юнысов «Мәхәббәт телен беләсезме? дигән бик үтемле вәгазендә ир һәм кыз баланы тәрбияләү, килен белән кайнана, улы һәм анасы арасындагы проблемаларны тормыштан мисаллар белән аңлатты.
Балалар табибы Илдус Лотфуллин балаларда заман чирләре артык авырлык, симерү темасын кузгатты.
Татар гаиләсендә татар җанлы балалар тәрбияләгән Илназ Баһ гаиләсе килгән иде. «Гаиләм —җылы учагым» җырын башкардылар», дип хәбәр итә безгә форумда катнашып кайткан райондашыбыз, лаеклы ялдагы мөгаллимә Зөлфия Хәкимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев