Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлыларның күбесе инфантерия генералы һәм генерал-фельдмаршал дәрәҗәсенә иреште (+фото)

Үзәк китапханәнең уку залында Мәскәү шәһәре педагогика университеты тарафыннан оештырылган «Всероссийский исторический кроссворд» акциясе узды.

Акциянең район китапханәсе мәйданчыгында 20дән артык кеше: сәнгать мәктәбе, мәдәният үзәге, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.Катнашучыларга 12 биремне үтәр өчен 45 минут вакыт аралыгында тарих буенча квиз узу, үткән белемнәрен куллану мөмкинлеге бирелде. 2022 елгы кроссвордта биремнәр бөек полководецлар Михаил Кутузов һәм Александр Невскийның тарихи эзләренә юнәлдерелгән иде. Биремнәрне уңышлы үтәп балл җыю катнашучыларга билгеле бер класс чинын алырга мөмкинлек бирде. Катнашучыларның күбесе 30-45 балл җыеп инфантерия генералы һәм генерал-фельдмаршал дәрәҗәсенә иреште. Кроссвордта катнашучыларның барысына да акциядә катнашучы сертификатлары бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев