Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта 91 яшьлек өлкәннәр дә җыр-моңга гашыйк (видео)

Гомере буе җыр-моңга гашыйк кеше беркайчан югалмыйдыр, мөгаен.

Үзенең 91нче яше белән барган Кариле авылының йөзек кашы, күп еллар авыл абыстае булган олы мактауга лаек акъәбиебез Зөлхәбирә Шәрәфетдинова җырлы-моңлы шәхес.
Үзенең гомер юлында авыр сугыш еллары ятимлеге, ачлыгы бер сынаса, алда әле Зөлхәбирә әбигә сынау арты сынау киләсен ул күзалламый да. Иң-иң авыры бер-бер артлы йөрәк җимешләре булган балаларын югалту ачысы белән бергә сыгылса да, сынмаска өйрәнеп килгән Зөлхәбирә апаны язмыш тагын да авыррак кайгы биреп, аның сабырлыгын тагын бер кат сыный. "Аяз көнне яшен суккандай, баһадирдай оныгымны югалту ачысы бииик авыр булды"- дип искә ала ул.
"Аллаһыбыз авырлыклар аша адәм баласын һәр яклап сыный бит. Ләкин мин сыгылсам да, сынмадым, укыган догаларым, кешеләргә эшләгән яхшылыкларым мине кабат торып басарга ярдәм итте. Бик күңелем тулганда сагышларымны җырлар белән басам. Балаларымның яраткан җырлары миңа көч бирә"- дип сөйли Зөлхәбирә әби.
Заманында чишмә чыңы кебек челтерәп чыккан моңлы тавышы белән Мәскәү шәһәре сәхнәләрендә чыгыш ясаган җырчы да ул.
Бүгенге көндә дә әле, шөкер исән-сау булып, үткәрелгән чараларда да чыгыш ясап,авыл халкына җырларын бүләк итә безнең "Яшьтәшләр" клубының иң олы,актив үзешчәне Зөлхәбирә әби.

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлхәбирә